Алиябез истәлегенә

bk3Gch5dh5IЯкты йөзле, тәмле телле, изге күңелле “Бердәмлек” хәбәрчесе Алия Арсланованың бакыйлыкка күчүенә һич ышанасым килми! Миңа редакциягә барырга туры килгәндә, ул сөенеп каршы ала иде. Тиз генә чәй табыны әзерләп, бергәләшеп чәй эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек. Гаиләсенә түземлек-сабырлык бир, бер Аллаһым! Безнең догаларыбыз, изге теләкләребез ирешеп, оҗмах ишеген ачып керергә ярдәм итсен.

Тыныч йокла, мин онытмам…

Уйламаганда-көтмәгәндә, кинәт кенә,
Алия иркәм, безне ташлап киттең.
Сөеп-сөелеп, бәхетле булып яшәгәндә,
Бакыйлыкка, мәңгелеккә күчтең.
 
Ике баладан, иреннән аерып,
Алияне җир алды куенына.
Бармы соң дөньяда гаделлек?
40 яшеннән керде гүрләргә…
 
Сайлаган эшеңне ихластан яратып,
Ару-талуны белмичә эшләдең,
Тынгысыз булса да изге җанкаең,
Олы йөрәкле һәм сабыр идең син.
 
Балалар хәсрәтен йотып эчеңә,
Кырык көн көрәштең чир белән.
Яшәүгә омтылып, чыдамлыгың җыеп,
Өметең сүнмәде соңгача.
 
Мизгелләр һәм еллар, җылы очрашулар,
Төштә күргәндәй, үткән дә киткән.
Татлы хыяллар һәм дә өметләр
Язгы ташкынга кушылып аккан.
 
Сагыну-елаулар, ачы күз яшьләре
Йөрәк түренә җыела, һич чыкмый.
Үз баласын югалткан хатындай
Хис итәм үземне. Хуш инде, бул бәхил!
 
Иман байлыгың, изге эшләрең
Тормыш мизанына салыныр.
Үлчәүдә савабың күбрәк булсын дип,
Догам рухыңа ирешер!

Саимә апаң МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1227

Комментирование запрещено