Галимова о срыве концерта Фирдуса Тямаева: Для нас нет никого ближе, чем башкиры / Галимова Тямаевның концерты өзелү турында: Безгә башкортлардан да якынрак беркем юк

o1bxE3CPUgU7Rm51H6B2-1060x600-watermarkТатарский певец связал срыв выступления в одним из сел Башкортостана со своей позицией по горе Куштау. 

В Казанском Кремле призвали не политизировать тему со срывом концерта известного татарского певца Фирдуса Тямаева, который произошел в одном из сел Башкортостана. Татарский и башкирский народы являются братскими, поэтому оценка таких инцидентов в публичном поле должна быть взвешенной. Об этом журналистам рассказала руководитель пресс-службы Президента РТ Лилия Галимова.

Она призвала не политизировать эту тему и вести взвешенную дискуссию в информационном поле.

«Есть позиция Президента РТ, он неоднократно подчеркивал: и географически, и культурно для нас нет никого ближе, чем башкирский народ», — отметила Галимова.

По ее словам, давать оценку конкретному инциденту с артистом со стороны руководства республики было бы некорректно.

«Могу лишь подчеркнуть — это наш братский народ, нужно взвешенно подходить публичным оценкам», — резюмировала Лилия Галимова.

Ранее Фирдус Тямаев написал на своей странице в Instagram о срыве концерта в селе Киргиз-Мияки Миякинского района Башкортостана. Певец связал инцидент со своей позицией по защите горы Куштау.

В свою очередь, в Минкульте Башкортостана отметили, что выступление пришлось отменить из-за отключения электричества и риска короткого замыкания в подвале строения. 

tatar-inform.ru

***

Татар җырчысы Фирдүс Тямаев Башкортстанда концерты өзелү вакыйгасын Куштау тавын яклап әйткән сүзләренә бәйләп карый. 

Казан Кремле Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында җырчы Фирдүс Тямаев концерты өзелүгә бәйле теманы сәясиләштермәскә чакыра. Татар һәм башкорт — тугандаш халык, шунлыктан мондый хәлләргә бәя биргәндә барысын да яхшылап уйларга кирәк.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга шулай дип белдерде. Ул әлеге теманы сәясиләштермәскә һәм мәгълүмат кырында бу хакта төпле дискуссия үткәрергә кирәк дип саный.

«Татарстан Президентының үз позициясе бар. Ул географик яктан да, мәдәни яктан да безгә башкорт халкыннан да якынрак башка беркем булмавын күп тапкырлар искәртте», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, артист белән килеп чыккан бу хәлгә республика җитәкчелеге бәя бирү корректлы булмас иде.

«Шуны искәртәсем килә — алар безгә тугандаш халык, бәя биргәндә барысын да исәпкә алырга кирәк», — дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.

Фирдүс Тямаев Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелүе турында язды. Җырчы моны Куштау тавын яклау буенча үз позициясенә бәйләп карый.

Үз чиратында, Башкортстан Мәдәният министрлыгында билгеләп үтүләренчә, концерт мәдәният йортында ут бетү һәм бинаның подвалында кыска ялганыш барлыкка килү куркынычы аркасында булмаган. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1076

Комментирование запрещено