Камил хәзрәт Сәмигуллин: Эстрада, театр булмаганда, милләтебезне дин саклаган

42fd9bb3-922c-4914-aec6-ec2b543dece3«Бер гасыр әлек татар эстрадасы, театры булмаган. Динебез генә булган», — диде Татарстан мөфтие. 

Бер гасыр элек татар эстрадасы, театры булмаганда, милләтне, беренче чиратта, дин саклап калган. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйгедә шундый фикерен әйтте.

«Бер гасыр элек милләтебезне, беренче чиратта, дин саклап калды. Ул вакытта татар эстрадасы, театры булмаган. Динебез генә булган. Дин милләтне, милләт динне саклый. Бу — хакыйкать. Моны барыбыз да аңларга тиеш. Шуңа да бәйгене Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә үткәрдек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гадел Әхмәтҗанов
«Мин кулыма китап алам…» бәйгесе Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Конкурста мәдрәсәнең 1-3 курсларында белем алучы шәкертләр катнашты.

Бәйге Габдулла Тукай шигырьләрен иң оста, үтемле һәм аһәңле башкару номинацияләрендә үтте. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 707

Комментирование запрещено