«Бердәмлек» газетасыннан, 27 март, 2021 ел

i2

Похвистнево шәһәре,

Гагарин урамы

Гөлсинур Нәгыймулла кызы Газизовага – 70 яшь!

Кадерле кодагыебыз, сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине зур юбилеең белән кот­лыйбыз һәм исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы те­либез. Якыннарыңның җан җы­лысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын туган көнең,

Кайгыларга уралма.

Бәхетле бул, озак яшә,

Караңгыда югалма.

Сәламәтлек ташламасын

                                          сине,

Һәрбер көнең үтсен

                                 шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Иң изге теләкләр белән кодаң Ядкарь, кодагыең Зөлфия, кызың Лилия, киявең Саниәхмәт, оныгың Илнур.

* * *

Самара шәһәре,

Черемшанский урамы

Хаҗирә Минтаһир кызы

Гатинага – 60 яшь!

Безнең өчен иң кадерле булган сеңелебез, апабыз, әни­ебез, әбиебез! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбриклибез һәм сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлыклар, күңел күтәренкелеге, мул тормыш, җан тынычлыгы, бәрәкәтле мал­лар, теләкләреңнең чынга ашуын телибез. Раббыбыз кайгы-хәс­рәттән, бәла-казалардан сак­ла­сын. Якыннарыңның игелеген кү­реп, хөрмәттә яшәргә насыйп ит­сен.

Гомер көзләрендә,

                               кышларында

Мәрхәмәтле булсын язмышың.

Бәхетләрне мулдан бирсен

                                         Ходай,

Җилләр алсын барлык

                                     сагышың.

Изге теләкләр белән апа­ла­рың Зөлфирә, Гөлия, эне­лә­рең Зариф, Наил гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Карбышев урамы

Сәетгали Миневәли улы һәм Нурия Хәсән кызы Моталлаповларның

бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерле туганнарыбыз! Без сезне бәйрәмегез белән кот­лап, корычтай исәнлек, җан ты­нычлыгы, озын гомер телибез. Туар таңнар яңа сөнечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр. Балаларыгызның, онык­ларыгызның игелеген күреп, рәхәттә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Ак бәхетләр юлдаш булсын

                                         сезгә,

Көннәрегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – үзе бәхет бит

                                             ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Изге теләкләр белән якын туганнарыгыз.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Фәнүзә Гафият кызы

Яхинага!

Кадерлебез! Сине туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарыңның каде­рен тоеп, ышанычлы дусла­рыңның барлыгын белеп, сау­лыкта-шатлыкта гомер киче­рүеңне телибез.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәр көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Күңелең синең һәрчак шулай

Ачык булсын һәркемгә.

Без телибез ак бәхетләр

Сиңа туасы һәр көнгә.

Изге теләкләр белән кызың Наилә, улың Наил, киленең Гүзәл, оныкларың Әмир, Азат, сеңелләрең Әнисә, Әлфия, Зөл­фирә гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Крутые Ключи микрорайоны

Альмира Шәфигулла кызы Исмәгыйлевага – 45 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең белән чын кү­ңелдән котлыйбыз. Көннәрең шат­лык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәтлебез сиңа!

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гайфетдин, кызың Адилә, киявең Фәрит, оныкларың Дамир, Ләйсән.

* * *

Альмира Шәфигулла кызы Исмәгыйлевага!

Кадерле кызым, апам! Без сине юбилеең белән чын кү­ңелдән котлыйбыз. Туар таң­нарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Барлык теләкләрең, хыялларың чын­га ашсын. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, алдагы гомереңдә дә гаиләң белән язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.

Иртә таңда чыккан назлы

                                           кояш

Көн дә сиңа бәхет китерсен.

Матур булсын синең тормыш

                                         юлың,

Кайгы җиле бер дә тимәсен.

Изге теләкләр белән әниең Әлфия, сеңелең Наилә.

* * *

Альмира Шәфигулла кызы Исмәгыйлевага!

Кадерле туганыбыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Җәен җиләк чәчкәсе бул,

Кышын кышлау гөле бул.

Яшәр гомерең озын булсын,

Безнең белән бергә бул!

Изге теләкләр белән апаң Фатыйма, абыең Рафаэль, Наил гаиләсе белән һәм Равил.

* * *

Альмира Шәфигулла кызы Исмәгыйлевага!

Кадерлебез! Без сине йө­рәктәге иң кадерле, иң гүзәл хис­ләр белән чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шат­лыкта, мул­лыкта, рәхәттә яшә­веңне те­либез. Һәрбер кө­нең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Тормыш юлың сикәлтәсез

                                         булсын,

Ә саулыгың булсын корычтан.

Гомер буе гел шатланып яшә,

Ләззәт алып шушы

                             тормыштан.

Изге теләкләр белән кай­натаң Миннетдин, кайнанаң Гизинур, каен­сеңелләрең Гөл­нур һәм Гүзәлия гаиләләре белән.

Просмотров: 1218

Комментирование запрещено