Встречаем весну — в Самаре отметили праздник прилета птиц Карга туй / Карга боткасыннан авыз иттегезме?

p3paibicvzi28 марта в Самаре, в Доме культуры «Заря», прошёл межнациональный весенний праздник «Карга туй» ((«Грачиная свадьба» — Праздник прилета птиц), который в этом году посвящен 170-летию Самарской губернии. Этот башкирский весенний праздник «Карга туй» стал частью культурного календаря в Самаре, его отмечали уже в 16-й раз.

Организаторов и гостей праздника приветствовали Дмитрий Александрович Долганов – заместитель руководителя управления департамента общественных и внешних связей аппарата Администрации г.о.Самара, Алексей Анатольевич Курышев – начальник отдела организационного обеспечения государственной национальной политики ГКУ СО «Дом дружбы народов», Сафиулла Наилович Вилданов – председатель Самарской областной общественной организации поддержки национальной культуры «Курултай (конгресс) башкир», Камила Шигабетдиновна Сизякова – председатель общественной организации «Курултай (конгресс) башкир» города Самары, главного организатора праздника

С весенним праздником Карга туй всех собравшихся поздравили руководители и активисты национальных общественных организации г.о. Самара и Самарской области.

В праздничном концерте принимали участие башкирский народный ансамбль танца «Ляйсан», артисты из Утекаевского сельского дома культуры и Иргизского сельского дома культуры Большечерниговского района, гости из с. Максютово Пугачевского района Саратовской области.

Особым подарком для всех стало выступление артистов филармонии Республики Башкортостан. Башкирские песни исполнили Тимур Рамазанов и Искандар Газизов — лауреаты международных и республиканских конкурсов, солисты Башкирской государственной филармонии имени Хусаина Ахметова.

3xg7ksrk9bq42wh_iyydmm cpo0gvmfpwm p3paibicvzi

samddn.ru

***

Самараның башкортлар “Корылтае” уналтынчы мәртәбә

Карга туе” бәйрәмен оештырды

Самара губернасының 170 еллыгына багышланган бәйрәм 28 мартта Самараның “Заря” мәдәният сараеның кече залында башланды. Гореф-гадәт буенча халыкны бавырсак, кыс­тыбый, кош теле, коймак, баллы чәй һәм тары ярмасыннан пешерелгән ботка белән сыйладылар. Коронавирус эләктерү куркынычы булуга карамастан, халык шактый күп җыелган, балалар да килгәннәр иде.

Башкортостан дәүләт фи­лармониясенең концерт директоры Фәнисә Акчурина бәй­рәмнең гореф-гадәтләре турында сөйләде, профессиональ артистлар җыр-биюләре бе­лән халыкны дәртләндереп җибәр­деләр. Күмәк биюгә бар халык та һәм оештыручылар да чыкты.

Шушы ук залда балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Берәүләр рәсемнәрне карап йөргән арада, икенчеләре пазллардан Самара өлкәсе картасын җыюга керештеләр, өченчеләре, ике командага бүленеп, Самара өлкәсе, башкорт теле турындагы сорауларга җавап бирделәр. Урамда балалар җәядән атарга өйрәнделәр. Бу уенны “Мәргән уксы” башкорт фестивале катнашучысы булып танылган Рамил Буканов оештырган иде.

Биеп һәм җырлап, ашап һәм эчеп, ярышып туйгач кына, халык залга кереп утыра башлады. Самара шәһәре башкорт Королтае иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Камилә Сизякова сәламләп, бәйрәмне оештыруга өлеш керткән өлкә һәм шәһәр администрацияләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук өлкә башкорт Королтае рәисе Сафиулла Вилданов, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Халыклар дуслыгы йорты вәкиле Алексей Курышов, шәһәр администрациясе вә­ки­ле Дмитрий Долганов та сәламләп, бүләкләрен тапшырды­лар.

Көнозын сәхнәдә Рәүдә Шәй­марданова җитәк­че­ле­ген­дәге җирле “Ләйсән” башкорт халык бию ансамбле,  Римма Шепилова җитәкчелегендәге “Йондыз” этнография ансамбле, аерым җырчылар чыгыш ясадылар. Араларында “Йәшлек шоу-2020” Бөтенроссия фестивале финалисты Дания Садыйкова да бар иде.

Бигрәк тә матур чыгышларны Башкортостаннан килгән профессиональ артистларыннан көттек, әлбәттә. “Заря” сәхнәсендә Башкорт филармониясе артистлары, Халыкара конкурслар лауреатлары Искәндәр Газизов һәм Тимур Рамазанов җырладылар. Соңыннан Искәндәр Газизов үзенең блогында болай яз­ган: “Хөрмәтле Сафиул­ла Наил улына һәм Камилла Шиһабетдин кызына оло рәх­мәтләремне әй­тәм. Са­мара — Өфө дуслыгы бер­ва­кыт­та да сүрелмәсен! Халкым, телем, милләтем, мәдә­ниятем дип янган дусларыбыз, милләт­тәшләребез яши анда!”

Хәзер инде җәен Большая Глушица районының Южный авылында үткәреләчәк Йыйынны көтәбез. Иң мөһиме, барыгыз да сау-сәламәт булыгыз, үз-үзегезне саклагыз. Шушындый чараларда халык очраша, аралаша, туган телендә рәхәтләнеп сөйләшә, җырлый, күңел ача, ә балалар алардан үрнәк алалар.

Гөлнур МУСИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 722

Комментирование запрещено