Бер кайнананың зары

scale_1200Ананың малае Себердә эшли,
Акча кирәк  — нишләсен?
Килене исеменә сала
Эшләгән бар акчасын.

Килен акчаны алу белән
Кибеткә чыгып китә,
Кесәсе дә бушап калган,
Сизми кала — кич җитә.
 
«Әле бит миңа тагын
Кирәк чәч кистерергә,
Каш-күзләрне буятырга,
Керфекләр үстерергә!»
 
Кайнана килен кайтуга
Ашны пешереп куя,
Оныкларны да ашатып,
Идәнне юып ала.
 
Арып-талып, хәлдән таеп,
Килене кайтып керә,
Балалары куанышып
Каршысына йөгерә.
 
Кайнана да, балалар да
Исеннән чыгып киткән,
Ире ай буе эшләгән акча
Бер көн эчендә беткән.
 
«Малаең акча әз салган,
Үземә дә җитмәде,
Балаларны ашатырсың,
Пенсияң бар бит әле».
 
Оялмый да, тартынмый да,
Кул гына селти килен.
Заманалар нык үзгәрде,
Кайнана — хәзер килен.
 
Ананың, малаен жәлләп,
Тынгысыз җаны әрни,
Билендәге алъяпкычын
Бер чишә дә, бер бәйли.
 
Киленнәргә ярап булмый,
Бил бөгеп хезмәт итмә.
Алъяпкычың салып ат та
Өеңә кайтып кит, йә!
 
Киленнән куркып яшәмә!
Кайнана бул син бераз!
Алъяпкычны ул бәйләсен,
Түрдә укы син намаз.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1105

Комментирование запрещено