«Күңелем борчыла ике милләт талашмаса иде дип!» — Ришат Төхвәтуллин Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев бәхәсенә карата үз сүзен әйтте

GTt3tP7iYukТатарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин татар эстрадасы җырчылары, шул исәптән Фирдүс Тямаев Башкортстанда очраган күңелсез вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерде. «Хейтерларга, диван критикларына» җавапны ул болай бирә.

«Дуслар, мин беркайчан да бәхәсләргә кысылмыйм, беркем белән дә талашмыйм, сәясәткә катнашмыйм! Мин — җырчы, минем бөтен уйларым һәм бар энергиям иҗатка юнәлгән!  

Хейтерларыма, диван критикларыма җавап:  

Сизгән булсагыз, мин беркайчан да махсус пиар алымнар кулланмыйм һәм «бу пиар ясап ята! » дип, берәүне дә гаепләмим! Күңелем борчыла ике милләт талашмаса иде дип! Андый мисаллар күп, Әзербайҗан белән Арменияне генә алыйк.  

Әйтер сузем дә бар, беркемнән дә курыкмыйм, әмма, зинһар, минем сүзләремнән мәкер эзләп, комментарийларда сугыш оештырмавыгызны сорар идем! Әйе, мин мондый проблемаларны халыкка чыгармау яклы! Бу минем фикерем һәм мин үз фикеремдә калам, ләкин беркемгә дә аны көчләп такмыйм!  

Нинди генә проблема булса да, үзара тыныч кына хәл ителсен, ике туган милләт бердәм булсын!», — дип мөрәҗәгать итте җырчы тамашачысына.  

matbugat.ru

Просмотров: 853

Комментирование запрещено