В Ульяновской области состоялось заседание оргкомитета Федерального Сабантуя – 2022 / Ульяновск өлкәсендә 2022 елда узачак Федераль Сабан Туеның оештыру комитеты утырышы узды

a2f7d87b-faf4-4194-8d77-26a5d9042fcc30 марта в Ульяновске состоялось заседание оргкомитета Федерального Сабантуя – 2022. В работе заседания приняли участие Губернатор Ульяновской области С.И. Морозов, заместитель Премьер-министра Республики Татарстан, председатель Национального совета Всемирного конгресса татар В.Г. Шайхразиев, а также председатель Исполкома Общественной организации «Ульяновская областная татарская национально-культурная автономия» Р.Ф. Сафин.

В ходе совещания состоялось обсуждение концепции проведения культурной программы XXI Федерального Сабантуя.

Планируется, что федеральный Сабантуй-2022 будет организован в несколько этапов. Он включит проведение познавательных вечеров с участием татарских поэтов и писателей Татарстана и Ульяновской области.

tatar-congress.org

*** 

30нчы март көнне Ульяновск өлкәсендә 2022 елда узачак Федераль Сабан Туеның оештыру комитеты утырышы узды. Утырышта  Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Ульяновск  өлкә татар  милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин катнаштылар.

“2022нче елда узачак әлеге Сабан Туе күпләргә үрнәк булырга тиеш,” – дип белдерде Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов.

Васил Шәйхразыев чараны әзерләү һәм оештыруда Татарстан Республикасы тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.

Киңәшмә барышында XXI Федераль Сабан Туеның мәдәни программасы концепциясе хакында фикер алышынды. Чара 3 мөһим датага багышланачак: Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы, беренча басма татар китабы нәшер ителүенә 300 ел һәм СССР төзелүгә 100 ел.

2022 елда узачак Федераль Сабан Туе берничә этапта оештырылыр дип көтелә. Ул Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе татар шагыйрьләре һәм язучылары катнашында мәдәни кичәләрне үткәрүне үз эченә ала.

tatar-congress.org

Просмотров: 796

Комментирование запрещено