Оптовый

shutterstock_4860011201 апрель — Көлке һәм алдау көне 

Беркөн бардым оптовыйга
Алырга кирәк-ярак.
Кызыктыра — он, сөт, май,
Каймак, ряженка, кефир…

Болар булыр камырга дим,
Ярма боткага кирәк,
Дөге, тары, борчак, манный,
Шикәр комы, кәнфитләр,
 
Җиләк-җимеш, печеньелар,
Җыйдым хакын карамый.
Тәгәрмәчле сумка тулды.
«Күпме түлим?» — дип
                                    сорыйм.
 
«Бу товарга алты мең»,
                                         - дип,
Бер кап тоз өстәделәр,
«Бусы, — диде, — бездән
                                     бүләк,
Тагын кил син, ал күпләп».
 
Юл буе баш ватып
                                кайттым,
Ник соң алай күп булды?
Язып та, бармак бөгеп тә,
Кабат-кабат саналды.
 
Товар биш меңгә дә тулмый,
Алдау көнеме әллә?
Ничек мин болай алдандым?!
Акча түктем бу кадәр?
 
Телефон номерын табып,
Хәзер үк шалтыраттым.
Һәр әйбернең хакын әйтеп,
Барысын да санаттым.
 
Артыма утыра яздым,
Җавапларын ишеткәч,
«Ничек тамак туйдырыйк,
                                       - ди, -
Сезне дә алдамагач?»
 
Алдау көнем онытылмас,
Елына бер килсә дә.
Оптовыйга аяк басмыйм,
Күз дә салмыйм үткәндә!

  Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено