Шәйхразиев: «Татарлар» газетасы башка милләтләргә дә татар халкы тормышын таныта

KSF09569_copy_2400x1600Казанда «Татарлар» газетасының ун еллыгын билгеләп үттеләр. 

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Татарлар» газетасы редакциясе ун еллык юбилеен бәйрәм итте. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге газетаның башка милләтләргә дә татар халкы тормышын танытуын әйтте.

ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе «Татарлар» газетасын «рупор» дип атады. «Ул бездә берәү генә. Шушы газета аша бер-беребезне бәйләп, башка милләтләргә дә бөек татар милләте турында җиткерәбез», — диде ул Татар дәүләт филармониясендә.

Шәйхразиев «Татарлар» газетасының утыз ел эчендә һәр татар кешесе, гаиләсе, өлкәсенә барып ирешүен билгеләп узды. «Татар дөньясын матур итеп күрсәтә беләбез. Халкыбыз бай, эшчән, булдыклы. Без газета аша бер-беребезгә үрнәк булып, план корып, алга барабыз», — дип сөйләде ул чыгышында.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов «Татарлар» газетасы редакциясендә тәҗрибәле журналистлар эшләвен әйтте.

«Кечкенә генә юбилей булса да, ул редакциянең аякта нык басып торуын һәм киләчәге булуын раслый. Милли үзаңны күтәрә торган басмалар бүгенге көндә бик кирәк», — диде Миргалиев һәм «Татарлар» газетасының иҗат коллективын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

«Без горур, телле, тырыш халык. Тырыш булмасак, газетаның уңышларына сөенеп утырмас идек. Мәдәният, мәгарифне, халкыбызның тормышын яктыртып баручы газета ул. Газета битләрендә милли мәгариф, укытучылар, әти-әниләр урын ала һәм барыбызга да барып җитә икән, бу зур шатлык», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Тамашада татар эстрадасы артистлары, җыр һәм бию коллективлары, читтә яшәүче милләттәшләр катнашты. Газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхигә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Кичә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

O0OhNsXMCCE

Тамашада Иске Ярмәк авылыннан «Ак каен» ансамбле дә катнашты.

Газетаның төп максаты — бөтендөнья татарларын бер мәйданга берләштерү.

«Татарлар» газетасын Бөтендөнья татар конгрессы 2010 елдан нәшер итә. Газета айга ике тапкыр чыга. Газета 2019 елның гыйнварына кадәр «Халкым минем» исеме белән нәшер ителгән.

Язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, милләттәшләрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1110

Комментирование запрещено