110 чакрым йөгереп үткән 63 яшьлек имам «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде

Марьям-аби_2014Илдус хәзрәт марафонда республика аксакаллары белән бергә катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Әлмәт районы Салкын Алан авылы имамы Илдус хәзрәт Маликов белән очрашты. Маликов 63 яшьтә булуына карамастан, актив яшәү рәвеше алып баруы белән аерылып тора.

27 март көнне, туган көнендә, бер тәүлек эчендә ул 110 чакрым йөгереп узды. Мамадыш районы Соколка авылыннан башланып, Әлмәт районының Салкын Алан авылында тәмамланган 110 чакрымлык дистанцияне йөгерү Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Салкын Алан авылына 100 ел тулуга багышланган иде.

Илдус хәзрәт марафонда республика аксакаллары белән бергә катнашты. Аның белән бергә йөгерешкә Карабаш бүлеге аксакаллары шурасы башлыгы Фазыл Вәлиәхмәтов, җәмәгать эшлеклесе Марс Хаҗиев та кушылып, 100 чакрым араны йөгереп уза алды. Илдус хәзрәт Маликов уллыкка тәрбиягә алган 14 яшьлек Павел Сыбленков исә 52 км йөгерде.

Очрашуда мөфти хәзрәт 110 км араны йөгереп узуга әзерлек, юлда туган авырлыклар белән кызыксынды. Имам һәм аксакаллар йөгереп кенә калмыйча, татар дин әһелләре эшләгән, дәфен кылынган урыннарга туктап, догалар кылган.

Илдус хәзрәтне авыл халкы каршы алган һәм уңышлар теләп, йөгерү дистанциясен исән-имин узуын теләп озатып калган. Авыл имамы үзе авыл халкы белән очрашуларга «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» дигән плакатны күтәреп йөгергән, Зәй районы Имәнлебаш авылы зиратына кереп, Таҗетдин Ялчыгол рухына, Мамадыш районы Атарка авылына туктап, ханнар рухына дога кылган.

Камил хәзрәт мөхтәрәм имамны Нәзарәтнең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде һәм Коръән китабын тапшырды. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 795

Комментирование запрещено