Үткән гомерне уйлатадыр

GzI-_lQ6pv826 мартта Камышлы та­тар халык театрының 100 ел­лык юбилей тантанасы уз­дырылды.

Бер гасыр. Үзешчән сәнгать театры өчен бу шактый озын гомер. Камышлы татар халык теат­ры узган юл озын, данлы, мактаулы һәм гыйбрәтле. Бәйрәм кичәсе “Нур” информация үзә­ге җитәкчесе Рөстәм Бәдрет­динов видеоязмаларын күрсәтү белән башланып китте. Видео­язманы караган театр ветераннары хатирәләрен яңарттылар, ә хәзерге буын артистлары театр аларның тормышында нинди роль  уйнавы турында сөйләп үттеләр.

…Театр көлдерәдер, уйнатадыр, үткән гомерләрне уйлатадыр, дигән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай. Әйе, дөрестән дә, үткәнен хәтерләмәгәннең киләчәге булмый. Ә Камышлы авылының үзешчән театры, буыннар тәҗрибәсенә таянып, үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүне бүген дә дәвам итә. Илебез тормышында, сәясәттә нинди генә борылышлар булса да, туган телебезгә тугры калып, милли гореф-гадәтләребезне, моңнарыбызны армый-талмый пропогандалап килә. Камышлы халкы да театр сәнгатен яратып, һәр сәхнә әсәрен көтеп алып, рәхәтләнеп карап, артистларны кайнар алкышларга күмеп, чәчәк гөләмәләре бүләк итеп яши.

Тантанага театрга гашыйк тамашачылар, сәхнә ветераннары, аларның балалары һәм онык-оныкчыклары җыелып кил­гән иде. Кичә район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның кот­­лавы белән башланып китте.

- Камышлы халык теат­ры узган юл — данлы һәм мактаулы. Театр — татарның йөрәгендә, канында, күңел түрендә. Без үзебезнең театр­ны бик яратабыз, һәрбер яңа әсәрне көтеп алабыз, яратып карыйбыз, — диде ул. Рафаэль Камилович театр ветераннарына, артистларга һәм режиссерларга сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, тамашачыларының чиксез мәхәббәтен һәм кайнар алкышларын теләп, сәнгать осталарына — Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр, ә театрга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Шулай ук Камышлы районы администрациясенең мә­дәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җи­тәк­чесе Резеда Төхбәтшина, җир­ле үзидарә башлыгы Фә­һим Миневәлиев, “Туган як” иҗтимагый оешмасы җи­тәк­челәре Раилә Сафина һәм Рөс­тәм Хисмәтов та театр коллективына, ветераннарга үз­ләренең изге теләкләрен җит­керделәр, Мактаунамәләр, ис­тә­лекле бүләкләр һәм чә­чәк­ләр тапшырдылар.

Шунысы куанычлы, театр­ның юбилеена Татарстаннан һәм Самарадан да мәртәбәле кунаклар килгән иде. Юбилей кичәсен алып барган Светлана Хәлимова һәм Линар Абсаттаров кунакларны бер-бер артлы сәхнә түренә чакырып, сүз бирделәр. Самара өлкәсе мәдәният министры исеменнән Ольга Кравченко, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә, язучы, журналист Шәмсия Җиһангирова, өлкә татар милли-мәдәни ав­тономиясенең Башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов иң хөрмәтле кунаклар булдылар. Алар халык театры коллективын, ветераннарны олуг юбилей белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, Мактаунамәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шәмсия ханым Атлас Төхбәтовка “Татар мил­ләтенә күрсәткән олы хез­мәте өчен” медале, театр коллективына бик матур сәгать,  Рәфис Гыйззәтовка һәм Алия Кәримовага Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәи­се Васил Шәйхразиев имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырды, ә мәдәният бүлегенә үзенең китабын бүләк итте һәм, халык соралуы буенча, берничә шигырен дә укып үтте.   

Әлбәттә, кунаклар, тамашачылар бу кичәдә “Беренче театр”, “41нең арбалы хатыннары”, “Аналар көтәләр улларын”, “Әрем исе”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре” һәм “Алты кызга бер кияү” спектакльләреннән өзекләр карадылар, һәрбер артистны алкышларга күмделәр. “Серпантин” бию коллективы башкарган татар биюен дә, яшь җырчы Алмаз Галиев, ветеран җырчыларыбыз Наил Галимуллин, Наил Хәкимов (баянда Марат Шәйхетдинов) җырлаган ретро җырларны да, “Ак каен” ансамбленең танылган “Ярмәк вагы”н да (тальян гармунда Әсхәт Сәгыйров) тамашачы бик җылы кабул итте. Эдуард Сафин башкаруындагы “Театр” җыры үзе бер театр булды дисәм дә, һич ялгышмам.

Бу бәйрәмне үткәрүдә зур көч куйган мәдәният хез­мәт­кәрләренә, артистларга, режиссер Гүзәлия Шакировага, кичәне алып барган Светлана Хәлимовага һәм Линар Абсаттаровка зур рәхмәтләребезне әйтеп, алдагы көннәрдә сә­ламәтлек, иҗади уңышлар те­ләп, киләсе очрашуларга ка­дәр аерылыштык. Камышлы татар халык театры мәңге яшә­сен!

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Камышлы авылы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 924

Комментирование запрещено