«Бердәмлек» газетасыннан, 3 апрель, 2021 ел

i2

гаряев на 3.04Красный Яр районы,

Колодинка авылы

Әнгам Нәбиулла улы Гәрәевка!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез һәм бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сә­ла­мәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете телибез. Якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Котлы булсын, әти, туган

                                        көнең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш

                                       булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Кешелекле бит син, изге

                                         җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Әлфия, бала­ларың Юлия, Радик, киявең Валера, оныгың Марсель.

* * *

Елховка районының

Алмалы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта

Зубчаниновка бистәсендә яшәүче Мәрзия Мирза кызы Латыйповага – 80 яшь!

Кадерле Мәрзия апа! Сине 80 яшьлек юбилеең белән кот­лыйбыз һәм исәнлек-саулык, озын гомер, тыныч тормыш телибез. Балаларыңның, онык­ларыңның рәхәтен күреп яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Пар канатың аны бизәсен.

Һәр көнең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Еллар үтә, диеп борчылма син,

Еллар үтү — берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып озак яшәү -

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Изге теләкләр белән энең Тәлгать, сеңелләрең Ра­зия, Рушания, Асия гаи­ләләре белән.

Просмотров: 1185

Комментирование запрещено