Нәүрүз — халкыбыз бәйрәме

smartЯңа Ярмәк авылы клубы каршында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килде.

Нәүрүз — язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата.

Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган упкәләрен оныталар, жырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хужасы — Нәүрүзбикә.

Язның матур бер көнендә без дә мәктәп балалары белән Нәүрүз бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмгә Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә дә килгәннәр иде.

Кыш бабай көч сынашмыйча, тартышмыйча, язга — Нәүрүзбикәгә биләмәләрен бирәсе килмәде. Үзенә иптәшкә малайлар төркемен җыйды, ә Нәүрүзбикә — кызларны. Ике төркем дә төрле уеннарда катнашып, көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, Нәүрүзбикә төркеме тизрәк, көчлерәк булып чыкты һәм җиңү яулады. Ниһаять, Кыш бабайга эссе булып китте, ул эри башлады. Балалар аңа җил җилләтеп, суытып та карадылар, аннан «киләсе кышка чаклы ял ит инде», — дип озаттылар үзен.

Нәүрүзбикә балаларга матур теләкләрен теләп, күчтәнәчләр таратты.

?????smart smart IMG_20210402_140835 IMG_20210402_141011

Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз жәйне дә,
Яратыгыз язны да.
Яратыгыз көннәрне,
Айларны һәм елларны,
Кешеләрне, табигатьне,
Саклагыз сез аларны.

Елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсыннар, еллар имин килсен! Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире А. Г. ХӘМИДУЛЛИНА,
китапханәче А. М. ҖӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 876

Комментирование запрещено