Тарихчы Альберт Борһанов: Һәр авылның үз китабы булырга тиеш

703A5121V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумыннан соң юкка чыккан авыллар турында китаплар дөнья күргән.

Һәрбер кешенең паспорты булган кебек, һәр авылның үз китабы булырга тиеш, дип саный «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов.

17-19 март көннәрендә Уфада «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы үтте. Анда бүгенге көнгә кадәр сакланмаган, юкка чыккан авыл, яисә башка шундый торак пунктлар тарихын өйрәнүгә аерым игътибар бирелде.

«Форумда йөзгә якын китап тәкъдим иттеләр. Шулар арасыннан 7-9 китапны бастырып чыгардык. Без бастырган китапта татар һәм башкорт халкы арасында булган проблемалар турында матур итеп, „кычкырмыйча“ гына яздык. Гомумән, һәр кешенең паспорты булган кебек, һәр татар авылының да китап рәвешендә үз тарихы булырга тиеш дип уйлыйм», — диде тарихчы «Татар-информ»га интервьюда.

Авыл тарихына багышланган басмада шул җирлектә яшәүче халыкның кайсы милләткә каравы да языла.

«Һәр авылның үз китабы булса, анда яшәүче кешеләрнең нинди милләт вәкилләре булулары турында сораулар калмаячак. Бу мәсьәлә үзеннән-үзе чишеләчәк», — ди Альберт Борһанов. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1185

Комментирование запрещено