Самара. Космос. 60

БезымянныйМоннан 60 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, Җирнең бар­лык радиостанцияләре, тапшыруларын бүлдереп, «Космоска бе­рен­че кеше очкан!» дигән яңалык хәбәр итәләр. СССР космонав­ты Юрий Гагарин «Восток-1» кораблендә, дөньяда беренче бу­лып, галәм киңлегенә чыга. Кораб Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 07 минутта Байконур космодромыннан старт ала һәм, Җир ти­рәли бер әйләнеш үтәп, 10 сәгать 55 минутта төшү аппараты Са­ратов өлкәсенең Смеловка авылы янына утыра.

Самара өлкәсе бу вакыйга белән турыдан-туры бәй­ле. Чөнки Җир илчесен космоска Куйбышев заводы хез­мәткәрләре тарафыннан җы­елган ракета күтәргән. Шулай ук, «Восток» корабленең траекториясе нәкъ безнең өлкә аша узу сәбәпле, аппаратны утырту Куйбышев өлкәсенең Пестрав­ка районында планлаштырыл­ган була. Шуңа күрә Куйбышев­та иң югары дәрәҗәле әзерлек игълан ителә: Кряж бистәсендәге махсус гаскәрләрдә эзләү-коткару отрядлары оештырыла, район хастаханәләренең берсендә космонавтны тер­нәкләндерү өчен махсус җи­һазландырыл­ган медпункт бул­дырыла, анда илнең иң ях­шы хәрби табиб­ларын чакырып китерәләр. Әмма, кораб атмосферага кергәндә, сис­тема эшендә үзгәрешләр килеп чыга, һәм  космонавт Куйбышев янында түгел, ә Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында утыра. Гагаринны барыбер Куйбышевка җибәрәләр. Ул ике тәүлек дәвамында Идел буенда аның өчен махсус әзерләнгән йортта ял итә. Дәүләт комиссиясенә докладны һәм дәүләт башлыгына рапорт­ны да ул Куйбышевтан тапшыра. Майор погоннары тегелгән яңа форманы да Гагаринга Куйбышевта тапшыралар.

Самара өлкәсе, Россиянең космос башкаласы буларак, юбилейга аеруча тырышлык белән әзерләнә. Төбәк башлыгы инициативасы белән 2021 ел губерниядә юбилей елы дип игълан ителде. Өлкәдә ел дәвамында космоска багышланган мәдәни-массакүләм чаралар узачак. Дмитрий Азаров билгеләп үткәнчә, беренче ракета җыюга катнашы булган самаралылар турында халыкка сөйләү, чараларда яшьләрне катнаштыру бик мөһим. Ел башыннан өлкә мәктәпләрендә, Мәдәният йортларында һәм китапханәләрендә рәсем, шигырь бәйгеләре, фестивальләр, сыйныф сәгатьләре оештырыла. Музейларда тематик күр­гәзмәләр һәм экскур­сия­ләр уза. Мәсәлән, «Самара Косми­ческая» музеенда ракета модельләрен, космо­навт­лар­ның орбиталь стан­циядә нәрсә ашауларын, ничек юынуларын һәм йоклауларын белергә була. Цоколь катында урнашкан залдагы күргәзмә XIX гасырдан башлап Җирнең беренче юлдашын эшләтеп җибәрү һәм «Аполлон» ай программасын тормышка ашыру чорын үз эченә ала. Биредә кешенең космос турында күзаллаулары ничек үзгәрүен, астронавтлар  яши торган модульне, ракетаны орбитага чыгарырга ярдәм итүче махсус космик тренажерны күрергә була. Элек мин космос белән күбрәк малайлар, ир-атлар кызыксына, дип уйлый идем. Әмма музейда әниләре, әбиләре белән килгән кызларны күреп, фикерем үзгәрде.

Юбилей уңаеннан Самарада «Тере сүз» төзү буенча берничә флешмоб планлаштырылган. Куйбышев мәй­данында студентлар «Самара. Космос. 60» дигән сүзләр төзиячәк. Кеше фигураларына «Тере» язу ясау гадәте әле 10 ел элек салынган иде. Коронавирус буенча чикләүләр аркасында быел фраза аерым-аерым видеога төшерелгән хәрефләрдән монтажланачак. «Самара Арена» стадионында футболчылар һәм башка спортчылар катнашында «Полет точно в цель» сүзләре барлыкка киләчәк, аны футбол тупларыннан җыячаклар. Тольяттида АвтоВАЗ мәйданчыгында заводта ясалган машиналардан Юрий Гагаринның «Поехали!» дигән атаклы фразасын төзиячәкләр.

Якшәмбе, 11 апрельдә, Са­марада бишенче тапкыр «Бе­ренче бул! Икенчеләрне хә­терләмиләр» дигән ярыммарафон узачак. Ярышта Россия­нең 100 шәһәреннән 2 меңнән артык спорт сөюче катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, 12 апрель көнне онлайн-медиаконцерт оештырылачак. Анда Россияне космик держава буларак аякка бастыруга Самара өлкәсе керткән өлешенә багышланган интерактив чаралар узачак, ракета төзүчеләргә һәм космосны өйрәнүчеләргә багышланган истәлекле җырлар яңгыраячак. Илнең бөтен халкы катнашачак космик марафон Россиянең бөтен төбәкләрендә дә күрсәтеләчәк. Көннәр бераз җылынгач, Куйбышев мәйданында, “Самара Арена” стадионы янында, Дан мәй­данында һәм шәһәрнең башка мәйданчыкларында бәй­рәм чаралары узачак.

Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1051

Комментирование запрещено