Тыйнак кешенең тыйнак өлеше

Әкълимә апа, Нәүрүз - 99

Шамил Гали­мов (сулдан уңга), Сәет Вәлиәхмәтов, Әкъ­лимә Кантемирова, Рә­­фыйк Шә­фигуллин, Шәү­кәт Хәй­буллов, Рә­фыйк Әбдиев. 27 март, 1999 ел. Спорт Са­раенда Нәүрүз бәйрәмендә.

Шушы көннәрдә 90нчы ел­ларда татар милли хә­рәкә­тен­дә бик тырышып катнаш­кан Әкъ­лимә Кантеми­ро­вага 80 яшь тулырга тиеш иде.

…Шифалы үзгәртеп кору җил­ләренең җимеше булып барлыкка килгән “Туган тел” мә­дәни мәркәзе тирәсенә татар телен, милли гореф-гадәтләрне сөюче күп якташларыбыз җыелды. Шуларның иң тыйнагы Әкъ­лимә Хәсән кызы Кантемирова иде.

Ул Горький өлкәсенең Андреевка дип аталган татар авылында 1941 елның 31 мартында дөньяга килгән. Әнисе Мөгаллимә апа баланы Куйбышевка алып килеп, үзе генә үстерә, укыта. Әкълимә техникумда белем алып, төрле предприятиеләрдә инженер вазифаларын башкарса да, башка һөнәрләрне дә үзләштерә. Мәсәлән, татар оешмасында ул бик оста машинистка булуы белән аерылып тора иде. Язу машинкасына карамыйча да текстны бастыручы җитез машинистка күргәнегез бармы? Әкълимә апа нәкъ шундыйлардан иде.

Безнең оешмага килеп керү белән ул эшебезнең яңа юнә­лешенә алынды – “Заря” мәдәният сараенда ялгыз ха­тын-кызлар һәм ир-атлар клубы оештырып җибәрде һәм берничә ел буе җитәкләп барды. Аны күңеле шунда тарткан, күрәсең. Ана булу бәхетен татый алмады ул, гомер буе әнисе белән яшәде. Шушы хәлдә булган кешеләрне дә бик яхшы аңлаган ул. Бәй­рәмнәр оештырганда да хәлен­нән килгән кадәр булыша иде.

Аның бәхетсезлеген әле тагын яман чир дә арттырды. Ләкин Әкълимә апа тормыш сынауларына  бирешмәскә тырышты, авыру белән батырларча көрәште… Игелекле мил­ләттәшләребез Зөлфәт Сәлахов, Җәмил Вәлиуллин, Хәбил Бикташев акчасына кыйм­мәтле чит ил дарулары сатып алып, бичараның гомерен берничә елга озынайта алдык. Ә 2000 елның 19 октябрендә ул бакыйлыкка күчте.

Әкълимә апа “Рубежное” зиратының мөселман секторында әнисенең баш очында җир­ләнде. Аллаһының рәх­мә­тендә булсын!

Әкълимә апа, Нәүрүз - 99

Шамил Гали­мов (сулдан уңга), Сәет Вәлиәхмәтов, Әкъ­лимә Кантемирова, Рә­­фыйк Шә­фигуллин, Шәү­кәт Хәй­буллов, Рә­фыйк Әбдиев. 27 март, 1999 ел. Спорт Са­раенда Нәүрүз бәйрәмендә.

Шамил ГАЛИМОВ.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1042

Комментирование запрещено