Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Рәмис Сафин сайланды

maxresdefaultУльяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау конференциясе узды. 

10 апрельдә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау конференциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хисап-сайлау конференциясендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп кабат Рәмис Сафин сайланды.

Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Сергей Морозов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 767

Комментирование запрещено