«Чакыр гына мине»: Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә?!

01-4Соңгы арада эстраданың эчке хәлләре турында күп укыйбыз, күп күрәбез. Пәрдәне еш ачалар. Марат Яруллин белән Ринат Рәхмәтуллин арасында чыккан бәхәс тә – хәзер тамашачы хөкемендә.

Күптән түгел җырчы Марат Яруллин «Инстаграм»дагы сәхифәсенә видео-мөрәҗәгать куйды.

– Танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллин мине зур сәхнәгә үзе иҗат иткән «Чакыр гына мине» җыры чыгарды дигән фикердә икән. Берничә ел элек тә ишеткән идем мин бу сүзләрне, бу юлы эндәшми кала алмыйм. Ул җыр тарихы 2018 елга ук барып тоташа. Ринат абый, шалтыратып, мине Мәскәүдә узачак концертына чакырды һәм репертуарындагы берәр җырын башкарырга тәкъдим итте. Миңа «Чакыр гына мине» җыры ошады да, шуны җырларга булдым. Чыгышымнан соң Ринат абый мактады, җыр яңача яңгырады, диде. Соңыннан мин бу җырны банкетларда, концертларда һәм башка чараларда җырларга рөхсәт сорадым. Ринат абый ризалашты. Халыкка да ошады ул, интернетка куюымны үтенделәр. Куяр алдыннан Ринат абыйга тагын шалтыраттым, тагын ризалыгын алдым. Күпмедер вакыттан соң, энекәш, болай булмый, йә сатып ал, йә җырлаудан тукта, диде. Мин, әлбәттә, сатып алдым. Бик ошады ул җыр миңа. Тыңлаучыларыма да ошады. Хәзерге вакытта ул җыр тулысынча минеке, – диелгән иде анда.

Марат Яруллин 2018 елда узган концертка кадәр дә шактый танылган булуын, үз концертларын куюын да әйтте. Аның фикеренчә, Ринат Рәхмәтуллинның концертына Марат Яруллинны күрергә килүчеләр дә күп булган.

Таяк ике башлы булган кебек, бу мәсьәләдә дә фикерләр төрле булачагын чамалап, без Ринат Рәхмәтуллинга шалтыраттык. Җырчы сүзләренчә, бу – Маратның чираттагы «пиар адымы».

– Яшьләр дә «кара пиар» белән «чирли». Акыллы кеше моны аңларга тиеш инде. Видеоны көлеп карадым. Беренчедән, ул концерт 2018 түгел, 2016 елда булды. Һәм Маратны да мин, ул әйткәнчә, шалтыратып чакырмадым. Мәскәүдәге оештыручылар: «Бер-ике яшь җырчыбызны халыкка күрсәтергә иде, сезнең концертта катнашсыннар әле», – дип үтенгәч, ризалаштым. Диләрә Рәхимова белән Марат Яруллинны тәкъдим итте алар. Артык акча чыгармас өчен, яшьләргә үз репертуарымнан берәр җыр башкарырга куштым. Диләрә – «Тукта, яңгыр»ны, ә Марат «Чакыр гына мине» җырын башкарды. Ул вакытта егетне белүче булган микән – анысы билгесез. Мәскәүдәге «Космос» залын гына тутырмыйммы инде мин?! – дип аңлатты җырчы.

Өстәвенә Ринат Рәхмәтуллин Маратка «Чакыр гына мине» җырын банкетларда гына башкарырга рөхсәт иткән.

– Калганына рөхсәт бирмәсәм дә, җыр интернетта пәйда булды. Әлбәттә, бу миңа ошамады. Юридик яктан да дөрес хәл түгел. Шалтыратып, бер кисәттем. Аннан соң да җырлады. Концертларда да, башкасында да. Ахыр чиктә, сатып ал яки җырлаудан тукта, дидем. Тиешле документларны әзерләп, сатып алды ул җырны. Ләкин мин «Чакыр гына мине» композициясен бүген дә башкара алам, мондый хокукым бар, – диде Ринат Рәхмәтуллин.

Янәсе, Ринат Рәхмәтуллинның «Марат Яруллинны минем җыр гына танытты» дигән сүзләре дә күпертелгән булып чыкты.

– Үзем пиар артыннан кумагач, фамилиямне башкалар таныта. Миңа кирәкми ул. Ялган сөйләп йөрүчеләр арткач, халык дөреслеккә дә ышанмый башлады бит инде, – диде җырчы.

Һәркемнең үз дөреслеге, диләр бит. Бу мәсьәләгә дә туры килер иде кебек ул. Кемгә ышанырга, кемгә ышанмаска – монысы да һәркемнең үз эше. Ләкин эстраданың «эчке кухнясы» һәркем өчен ачык – монысы инде  бәхәссез.

vatantat.ru

Просмотров: 952

Комментирование запрещено