“Идел” бит ул киң бит ул

i3 апрельдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Идел” татар халык җыры ансамбле чираттагы кон­цер­тын үткәрде.

Хәер, чираттагы дип әйтү дөрес түгел ул. Ник дисәң, һәр концертны оештыру артистлардан һәм җитәкчеләрдән зур иҗади эш кенә түгел, оештыру, акча таба белү, тамашачының зәвыгына тәңгәл килгән программа әзерли алырлык сәләт таләп итә. “Үткән концертыбыз ошадымы икән, бүгенге концертка килүче булырмы икән”, дигән сорауларга җавап эзләп бер генә төн йокысыз узмаган бит инде. Бигрәк тә бу коронавирус чорында.

Чыннан да, кеше күп түгел иде. Күпчелегебез бер елдан артык халык арасына чыгу түгел, кибеткә дә йөрми. Ләкин батыр кешеләр табылды, залның яртысы матур тамаша күрергә килгән иде.

Матур тамаша дигән сүзем дә ялгыш ычкынмады, әлбәттә. Соңгы елларда Мидхәт Әми­нов җитәкчелегендәге “Идел” ансамбле үсеш һәм сыйфат күрсәтә. Бигрәк тә Хәли­муллиннар гаиләсенә исем китә: балалары туа тора, сәх­нәгә чыга тора, дип әйтергә генә кала. Салават Хәлимуллин җырлап, Эльвина Хәлимуллина саксофонда уйнап, сәхнәдә үстеләр, дисәң дә була. Олырак апа-абыйларына  ияреп тагын ике яшүсмер Хәлимуллиннар сәхнә түренә чыгып басканнар санә! Бик үк кыю булмаган беренче адымнарын ясыйлар. Уң аякларыгыз белән керегез! Ә инде биш яшьлек Самир Сафинны кыюсыз адымнар ясый дип әйтергә тел әйләнми. Әтисе Мансур Сафин үзе дә заманча көйгә язылган “Гомер үтә ди­сез” һәм “Гафу, гафу” җырларын бик оста итеп башкарды. Аннары, оялгандай: “Безнең гаиләдә биш ел элек бер йолдызчык туган иде. Хәзер инде сәхнәгә чыгып җырлыйсым килә, ди. Җырлыйм дигәч, җырласын инде”, — дип әйтеп өлгермәде, сәхнәгә йолдыз түгел, Самир исемле комета атылып чыкты. Ул күзләр дисеңме, ул боргалану, ул кычкырып-кычкырып җырлау… Искиткеч энергетика ташып торган балада табигыйлык та, моң да, сәхнәдән курыкмау хисе дә бар. Бик уңай тәэсир калдырды Самир. Атасына да, үзенә дә зур рәхмәт.

Күп еллар элек “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә күренеп алган, ә хәзер “Идел”не үз иткән Алинә Шәйхелисламова да ансамбльнең отышлы табышы. Ул концертны да матур итеп алып бара, ә җырлап җибәрсә, урман чишмәседәй аккан саф, мелизмнарга бай тавышы тамашачыны әсир итә. Аның башкаруында “Гөлем сулды”, Хәния Фәрхи төркемендә җырлаган Дәниф Шә­рәфетдиновның “Сайланган парлардай идек” җырлары бигрәк нәфис булып яңгы­радылар.

“Идел” ансамб­ле­нең даими тамаша­чы­сы да бар. Алар Ми­ләүшә Хәлимул­ли­наның, Илдар Хә­ки­мья­новның, Мид­хәт Әми­новның җыр-моң­нарын сагы­нып ки­ләләр. Бу юлы Мидхәт гармунда да уйнады, үзе язган “Гомернең кадерен беле­гез” җы­ры премье­расын да ясады. Афәрин, тик ятмыйлар ветераннар, репертуарны алыш­тырып, баетып, тәҗрибә туплап кына торалар.

Шуны да әйтеп үтәсем килә: тамашачыларын да яраталар. Сәхнәгә биергә чыккан бала булсынмы, чәчәк күтәреп килгән апа-абый булсынмы, һәрберсенә күчтәнәчләре әзер. Салават белән Эльвина балаларны биергә чакыргач, барысы да йөгерешеп чыктылар, рәхәтләнеп биеделәр һәм кесәләренә алар өчен махсус әзерләп куелган конфетларны тутырып, төшеп утырдылар.

“Идел” ансамбленең күп­тәнге дусты Вагыйз Гата улы Мөхәммәтшин концертка онык­ларын һәм туганнарын гына түгел, рус милләтендәге дусларын – Борис Ардалинны һәм табибә Татьяна Маслованы да алып килгән иде. Ни гаҗәп, алар да концертны ахырына кадәр карап бетерделәр, ә залдан чыкканда йөзләрендә канәгатьлек хисе балкый иде. Борис Ардалин телне бераз аңлый да кебек. Ул бит заманында Камышлыда эшләгән кеше. Җаны әле дә булса татар моңына тарта, бугай.

Менә шулай, моңлы, дәртле, күңелле, милли бизәкләргә бай концерт карап, күңел ачтык. Әйе, халыкка тамаша һәм ипи кирәк, дигән борынгы грек шагыйре һәм сатирик Ювенал. Ә без, “Самар татарлары” журналы редакторы Данияр Сәйфиев белән мин, бер сәгать алдан килеп, газета-журналларыбызны җәеп салдык та, берәрсе кызыксынып алыр, бәлки, кызып китеп, язылыр да дип көтеп утырдык. Әйләнеп караучы да булмады. Шундый мизгелләрдә күңел төшә бит, әй. Нишләп йөрибез утыз ел буе өч тиенгә эшләп, мәкаләләр язып, газета-журналлар чыгарып? Телефоннан шалтыратып булса да әйтегезче, бүгенге татарга, тамашадан гайре, басма матбугат кебек җитдирәк әйбер кирәкме?

ii (1)

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс Мингалиев фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1161

Комментирование запрещено