Луиза Батыр-Болгариның «Сөембикә» кантатасы интернетка чыкты

vxaBIHssrUY[1]Кантата ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗатчыларга бирелгән грант хисабына яздырылган. 

Танылган композитор Луиза Батыр-Болгари ике кисәктән торган Сөембикә турында кантатасына видеоклип әзерләгән.

«2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан язылган кантата үз вакытында башкарыла алмады. Бары тик 2020 елда ТР Мәдәният министрлыгы гранты белән генә аларны яздыру мөмкинлеге туды», — ди композитор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Көй Гөлназ Гарипова һәм Әнәс Хәсәнов шигырьләренә язылган. Кантатаның беренче кисәген Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкара. Икенчесен — Башкортстан җырчысы Илнар Шәрәфетдинов.

Луиза Батыр-Болгариның «Сөембикә» кантатасының беренче кисәген Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкара
«Без җыр яздырып кына калмадык, музыкаль-тарихи видеоклиплар төшердек, алар халкыбыз язмышының трагик битләрен сурәтләгән минифильм булып чыкты», — ди Луиза Батыр-Болгари.

Луиза Батыр-Болгариның «Сөембикә» кантатасының икенче кисәген Илнар Шәрәфетдинов башкара
Клипларда ТР Дәүләт камера хоры да катнашкан. Хорның сәнгать җитәкчесе — Миләүшә Тәминдарова.

Кантата ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗатчыларга бирелгән грант хисабына яздырылган. Видеооператор — Рәсүл Ноби-Рамос. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 730

Комментирование запрещено