Мәскәүдә яшьләр ифтары узачак / В Москве пройдут молодежные ифтары

2041_n1965206_bigИфтар 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә. Быел дүрт ифтар: 17, 24 апрель, 5 һәм 11 май көннәренә планлаштырылган. 

Мәскәүдә Рамазан ае барышында дүрт тапкыр яшьләр ифтары уздыру ниятләнә. Быел дүрт ифтар: 17, 24 апрель, 5 һәм 11 май көннәренә планлаштырылган. Аларның икесе Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак.

Чараны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр берлеге, Мәскәү татарлары автономиясе һәм Россия Мөфтиләр шурасы ярдәмендә яшьләр берләшмәләре белән берлектә оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Ифтарлар Мәскәүнең актив татар яшьләрен – студентларны һәм яшь белгечләрне берләштерә. Ифтар 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә. Чара бик күп катнашучыларны, спикерларны һәм артистларны җыя.

Кичәләр иҗади номерлар, тренинглар, викториналар, хәзрәтләр вәгазьләре һ.б. үз эченә алган программа белән дустанә мохитта узачак.

24 апрельдә узачак яшьләр ифтары кысаларында «Чикләвек» интеллектуаль уены планлаштырылган. Быел ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.

«Чикләвек» — ул татар дөньясын, татар тарихын, мәдәниятен, телен һ. б. белү буенча ярыш. Уенда 15 команда катнаша ала. Бер төркемдә катнашучылар саны икедән биш кешегә кадәр. Бер уен кысаларында командалар 4 тур узачак.

Чарада катнашуга теркәлергә, программа белән танышырга һәм ярдәм күрсәтергә теләүчеләр https://www.tatyashlare.ru/tatiftar2021  буенча элемтәгә керә ала.  

tatar-inform.tatar

***

В столице во время месяца Рамадан пройдет четыре молодежных ифтара.

Организаторами мероприятия выступают Совет молодежи при Полпредстве Татарстана совместно с молодежными объединениями при поддержке Полномочного представительства РТ в РФ, Автономии татар Москвы и Совета Муфтиев России.

Духовно-просветительские ифтары объединяют активную московскую татарскую молодежь — студентов и молодых специалистов. Проходят они ежегодно с 2016 года. Мероприятие собирает большое количество участников, спикеров и артистов.

В этом году запланировано проведение четырех ифтаров: 17 и 24 апреля, 5 и 11 мая. Два из них состоятся в Татарском культурном центре Москвы.

Вечера пройдут в дружественной атмосфере с программой, которая включит творческие номера, тренинги, викторины, проповеди хазратов и многое другое.

В рамках второго молодежного ифтара, который состоится 24 апреля, запланирована интеллектуальная игра «Чикләвек». В этом году она приурочена к 135-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.

«Чикләвек» — это состязание на знание татарского мира: татарской истории, культуры, языка и др.
В игре может принять участие до 15 команд. Количество участников одной группы — от 2 до 5 человек. В рамках одной игры команды пройдут 4 тура.

Зарегистрироваться на предстоящие вечерние разговения, ознакомиться с программой и оказать помощь можно по ссылке: https://www.tatyashlare.ru/tatiftar2021.

Для участия в ифтаре регистрация обязательна.

tatmsk.tatarstan.ru

Просмотров: 743

Комментирование запрещено