Яңа Ярмәктә «Карга боткасы» бәйрәме үтте

jhUGEDahVac

Яңа Ярмәк авылында мәктәптә  укучы балалар белән «Карга боткасы» бәйрәмен билгеләп үттек.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.


Бәйрәм башында алып баручы бәйрәмнең кайдан килеп чыкканын, ничек үткәрелгәнен сөйләп бирде. Шул арада ике кара карга «очып» килде. Алар балаларга яз килүен хәбәр иттеләр. «Нинди тавыш монда дип», балаларның шау-шуын ишетеп, бәйрәмгә әби дә килгән. Балалар әбине ботка пешерешергә чакырдылар.

Учак тергезеп, казан аскан, ботка пешкән арада балалар белән уеннар уйнап, җырлап, такмаклар әйтештек. Аннан соң бергәләп ботка ашадык.

Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәде, йола буенча аның күп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырдылар.

C6NN9Ujni44jhUGEDahVac lb-tOjyVSLQ pLnj-1evL2g R0om_QegeFI

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 829

Комментирование запрещено