Ак калфаклы Галиям

БезымянныйЯзның ямьле апрелендә Самара өлкәсенең “Ак калфак” җәмгыяте җиде еллыгын билгеләп үтә, ә аның каршындагы “Татар кухнясы” бүлеге җитәкчесе Галия Абраһимовага 50 яшь тула.

Соңгы ел ярымда гына безнең оешма эшләре тынып тора, ни дисәң дә, коронавирус үзенекен итә. Җыелырга, аралашырга рөхсәт юк. Әле дә прививка уйлап таптылар, хәзер инде барыбыз да аны ясатып, очрашып, иҗтимагый эшләребезне җанландырып җибәрербез.

Кызым Галия Әюпова-Абраһимова 2014 елда оешкан “Ак калфак” оешмасында җиде ел эчендә бик күп эшләр башкарды. Татарстандагы форумнарда, күчмә утырышларда, мастер-классларда катнашып, аш-су пешерүнең яңа ысулларын өйрәнеп кайтып, үзебездә дә хатын-кызлар өчен мастер-класслар уздырып, җирле “Ак калфак” хатын-кызларына өйрәтеп барды. Мәсәлән, Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте Арча районында оештырган күчмә утырышта катнашты. Шуннан кайту белән “Аврора Молл” сәүдә үзәгендә эшләп килгән “Түбәтәй” кафесында гөбәдия пешерү буенча күләмле мастер-класс оештырганын күпләр хәтерлидер әле. Аның тәмлелеген татып караган кеше, әлбәттә, бу татар милли ризыгын кулланышка алгандыр, дип уйлыйм. Шулай ук 20 – 30 кеше сыешлы “Белоснежка” кафесында – сметанник пешерү, “Татар кухнясы”нда корбан һәм ифтар мәҗлесләре уздыру чаралары дә истә калырлык матур килеп чыкты.

Ә “Металлург” мәдәният сараенда узган “Татар халкының үсеш стратегиясе” конференциясендә ул бик зур күргәзмә ясаган иде. Анда Мәчәләй, Гали авылларыннан, Сызран, Самара шәһәрләреннән “Ак калфак” оешмалары катнаштылар. Васил Шәйхразиевның “Кем син, татар булмасаң” дип аталган флешмобында, Самара төбәге “Ак калфак” оешмасының биш еллык юбилеенда зур эшчәнлек күрсәтеп, оештырып, кунакларны каршы алып, озатып торды. “Татар кухнясы” кафесы тарихына һәм “Ак калфак” оешмасының биш еллыгына багышлап язылган һәм бастырып чыгарылган “Татар хатынын эш куркытмый” китабы өстендә эшләгәндә дә бик күп көч куйганы билгеле. Шулай ук ел саен уздырылып килүче “Татарча диктант”, “Яктылык” мәктәбендә узган “Ленталап чигү” мастер-классы да аның проекты, дип әйтергә була. Галия шушы эшләре өчен төрле вакытларда Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнде.

Казанның “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә уздырылачагы билгеле булгач та, дару үләннәре күргәзмәсе оештыруны, балаларга өр-яңа алъяпкычлар тектереп, кунакларны сыйлау мәсьәләсен дә ул үз өстенә алды.

Шулай ук Мәүлид ән-Нәби уңаеннан булган күчмә утырышта да ул, Җәмигъ мәчете ашханәсе белән сөйләшеп, кунакларны тәмле һәм сыйфатлы ашлар белән ашатып озатты. Камышлыда узган татар авыллары федераль Сабан туенда да, Мәчәләйдәге авыл Сабан туенда да ашату-эчерү эшләре аның өстендә иде.

Без Галиябезне чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балаларының игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Киләчәктә дә хатын-кызлар белән “Ак калфак” оешмасында эшләвеңне телибез. Бәхетле бул, кызым!

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, әниең Разия ӘЮПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1032

Один комментарий

  1. Ись китькэчь чибэрьлэр