Камышлы авылы пенсионерларын һәм инвалидларын физбүлмәгә чакырабыз!

IMG_20210419_101302Район үзәгендәге социаль-реабилитация алу бүлегенә күп кенә спорт җиһазлары кайтарылган!

Спорт — ул кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлек, сабырлык, батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче. Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, беркайчан да аракы да эчмәс, тәмәке дә тартмас, ә наркотик куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Чөнки спорт белән дус кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә.

Барлык яшьләргә карар кабул итергә кирәктер: начар гадәтләр урынына спортны hәм сәламәт яшәү рәвешне сайларга. Һәммәсен дә шуңа өндәргә! Киләчәк тормыш аларның кулга калачак, аларга әле күпме ачышлар ясыйсы, күпме эшләр эшлисе бар бит.

Мин һәм тормыш иптәшем мәктәп бусагасыннан спорт белән шөгыльләнәбез. Чаңгы шудык, йөгердек, озынлыкка һәм бөеклеккә сикердек, ату ярышларында да катнаштык. Бүгенгесе көндә икебез дә лаеклы ялда. Аяк-кулларны, аркаларны хәрәкәтләндерергә кирәк дип, үзебезнең Камышлы авылындагы социаль-реабилитация алу бүлегендәге физбүлмәгә йөрергә тотындык әле. Бирегә күп кенә спорт җиһазлары кайтарылган, бер спонсор барлык кирәк-яракларны алыр өчен акчасын биргән. (Бик зур рәхмәт яусын үзенә).

Хезмәткәр Рәмзия Әсәдуллина каршы алып, кабинетны ачып бирә, күнегүләрне күрсәтә һәм үз хәлеңнән килгән кадәр шөгыльләнергә була. Бик әйбәт, яратып йөрибез, безнең тоз утырган буыннарны шифаханә генә дәвалап бетерә алмый шул инде хәзер.

Барлык аяк өстен йөри торган пенсионерларны һәм инвалидларны да физбүлмәгә чакырабыз. Бирегә килеп, исәнлегегезне арттырыгыз. Сызланып, кайгырып ятмагыз. Өегездән якты дөньяга  чыгыгыз.

Олыларга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Наилә ханым Габидуллинага, Рушания ханым Диндаровага һәм Рәмзия ханым Әсәдуллинага чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәрвакыт шулай ачык йөзле булыгыз. Физбүлмәгә йөрүчеләр  артсын!

IMG_20210419_101146IMG_20210419_101221 IMG_20210419_101241 IMG_20210419_101302 IMG_20210419_101321 IMG_20210419_101346

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА, җирле «Ак калфак» оешмасы әгъзасы.

Камышлы авылы.

Просмотров: 813

Комментирование запрещено