Киләчәкне кайгыртып, үткәннәрне онытмыйча яшиләр

IMG_5131Похвистнево районының Гали авылында иң беренче музей 1962 елда ук барлыкка килә. 2008 елда тарих укытучысы Яд­карь Мөнир улы Гәрәев аны мәктәптә оештыра. Күрше Рысайкино авылы мәктәбен төзекләндерү эшләре башлангач, андагы укучылар Гали авылы мәктәбенә йөреп укый башлыйлар. Шул сәбәпле музей вакытлыча авыл советы бинасына күчерелә һәм шунда төпләнеп кала да. Биредә, мәктәп директоры урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова җитәкчелегендә, укытучылар һәм уку­чылар ярдәме белән, авыл музее барлыкка килә.

Спонсоры, әлбәттә, мәрхүм Расих Мөҗаһит улы Латыйпов иде. Экспонатлар җыюда, залларны бизәүдә китапханә җитәкчесе Фәһимә Зарипова күп ярдәм итә. Ә музей җи­тәкчесе итеп мәктәпкәчә белем бирү укытучысы Сания Әмирова билгеләнә. 2017 елга кадәр ул укучылар өчен бик күп бәйгеләр оештырып килде, аның берсеннән-берсе кы­зыклы проектлары район җи­тәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. 2019 елда авылдашыбыз, эшкуар Дания Тулова музейда төзекләндерү эшләре башлап җибәрә. Җи­һазландыру, яңа стендлар әзер­ләүдә, әлбәттә, авылыбыз эшмәкәрләре дә зур ярдәм күр­сәтәләр.

Хәзер музейда барлыгы 5 зал эшли. Беренчесендә — авыл тарихы. Монда әби-ба­баларыбызның көнкүреше — җир эшкәртү, мал асрау, сәү­дә белән шөгыльләнү экспонат­лары урнашкан, Тарзиев исе­мендәге колхозның район алдынгылары сафында баруын раслаучы документлар җы­елган. Мәктәп тарихына кагылышлы документлар да байтак.

Авылыбызда динле халык яшәгәнлектән, 4 мәчет эшләп тора, мәдрәсә дә бар. Дин йортлары, мәдрәсә һәм имамнар турында мәгълүмат тупларга Марат Акиров ярдәм итә. Шулай ук 25 ел элек китапханәче булып эшләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Моратова һәм музейның беренче җитәкчесе Ядкарь Гәрәев истәлегенә фотоальбомнар урнаштырылган.

Икенче залда авыл халкыннан җыелган борынгы эш кораллары, өй җиһазлары тәкъдим ителә. Өченче залда борынгы авыл өен күрергә була. Алтын куллы авыл осталарының эшләнмәләре дә анда урнаштырылган. Бу залны бизәүдә Руфия Фәхретдинова һәм Флера Низамова зур ярдәм күрсәткәннәр.

Дүртенче зал Дан залы дип атала. Бөек Ватан сугышы батырларына ба­гыш­ланган беренче стендта аларның рәсем­нәре, сугыш юллары, батырлыклары турында мәгълүмат урнаш­тырылган. Икенче стенд тыл хезмәткәрләре турында сөйли. Шулай ук Әфган сугы­шында катнашкан — уналты, Чечняда тәртип урнаштыр­ган — тугыз,  Чернобыль атом-төш электр станциясен төзекләндерү эш­ләрендә катнашкан ике авыл­дашыбыз турында мәгъ­лүматлар, фотоальбомнар, рәсемнәр, хатлар урнаштырылган. Авылда музей эшли башлаганны ишеткәч, читтә яшәүче авылдашлары­быз Әлфия Алькинская һәм Әми­нә Афиевич, яшьлеге безнең авылда үткән полковник Зөфәр Моратов бик күп документлар, китаплар җи­бәргәннәр.

Бишенче зал “Без тарихта эзлебез” дип атала. Биредә музейны оештыручы һәм 2008 елдан башлап соңгы сулышына кадәр музей җитәкчесе булып эшләгән Ядкарь Гәрәев, авылыбызны үстерү, бөтен дөньяга таныту өчен бөтен көчен куйган Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Ра­сих Латыйпов, гомерен грек-рим, татар көрәшенә багышлап, бөтендөнья чемпионы, СССР чемпионы исеменә лаек булган Наил Гәрәев, башка күренекле кешеләр, язучылар, рәссамнар, галимнәрнең китаплары, уңган ханымнарның иҗат җимешләре урнаштырылган. Әнисә Садриева, Мәскәүдә яшәүче Равил Сәлимов, Фидаил Нуриев, үзләренең 10 буынга кадәр нәсел җебен табып, шәҗәрәләр төзеп, авыл музеена бүләк иттеләр. Авыл һәм мәктәп шәҗәрәсе дә төзелде. Киләчәктә авыл тарихын туплаган китап бастырырга да исәп бар.

Музей җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова, аның урынбасары Гөлчәчәк Исхакова авылыбызның үткәнен күзал­лап, киләчәген кайгыртып, го­реф-гадәтләребезне саклап ка­лу өчен янып-көеп, армый-талмый халыкка хезмәт итәләр. Коронавирус пандемиясе вакытында халыкка җиңел булмады, әмма тормыш туктамады. Җаен табып, онлайн форматта булса да, төрле бәйгеләр, чаралар оештырып торалар. Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова белән элемтәдә булып, Кәүсәр Шәйхетдинова авылның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе вазифасын да алып бара. Узган елда хатын-кызлар сөлгеләр чиккән булса, быел намазлыклар чигү, дисбеләр тезү өстендә эшлиләр. Кәүсәр Шәйхетдинова балалар бакчасы өчен татар һәм рус телләрендә төрле стендлар әзерләп биргән. Ә хәзер мәк­тәптә һәм музейда уздырылачак “Татар малае — татар кызы” бәйгесенә әзерләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган конкурслар өстендә дә эш алып барырга җыенабыз. Инша Алла, алдыбызга куелган максатлар тормышка ирешә. Иң мөһиме — исән булыйк, күңел төшенкелегенә бирелмик. Музей җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова һәм аның урынбасары Гөлчәчәк Исхакова яңа инфекция җиңеләчәгенә, яңа хыяллар туачагына ышанып, музей эшен бик тырышып алып баралар. Кайчан гына музейга керсәң дә алар компьютер мониторына текәлгән – нидер эзлиләр, материаллар әзерлиләр, хатлар җибәрәләр. Без аларга исәнлек-саулык телибез. Шунысын да әйтеп үтмичә булдыра алмыйм: ярты гомере — мәктәптә, икенче яртысы музейда узган Кәүсәр Шәйхетдинова үз эше өчен акча алмый. Ул авыл киләчәген кайгыртып, изгелекләр эшләп яшәргә омтыла. Афәрин!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 849

Комментирование запрещено