В ходе XI Всероссийского форума религиозных деятелей будет дан старт празднованию 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией / Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына старт бирелә

IMG_9206Вчера в стенах Всемирного конгресса татар состоялось собрание Совета «Координация деятельности религиозных организаций» при Всемирном конгрессе татар (далее – Совет).

Заседание прошло в онлайн-формате на платформе ZOOM при участии заместителя Премьер-министра Республики Татарстан, председателя Национального совета Всемирного конгресса татар Василя Шайхразиева, председателя Совета Рафика Мухамметшина, руководителя Исполкома Всемирного конгресса татар Даниса Шакирова, советника Всемирного конгресса татар Рината Закирова, заместителя руководителя Исполкома Всемирного конгресса татар – начальника комитета по работе с татарскими общественными объединениями регионов Российской Федерации Марса Тукаева, главного казыя Республики Татарстан Джалиля хазрата Фазлыева, ректора медресе “1000-летие принятия ислама” Ильяса хазрата Зиганшина.

Ключевой темой обсуждения стало проведение 3-5 июня 2021 года XI Всероссийского форума религиозных деятелей “Национальная самобытность и жизнь”.

“В прошлом году в виду пандемии организовать Форум не удалось. На сегодняшний же день каких-либо ограничений по его проведению нет”, – сказал председатель Нацсовета.

Как известно, 2022 год ознаменован празднованием 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией. По словам Василя Шайхразиева, в ходе нынешнего Форума будет дан старт празднованию весомой даты.

В ходе заседания члены Совета поделились мнениями касательно организационных моментов. Так, председатель Совета Рафик Мухамметшин отметил, что сегодня особняком стоит вопрос определения списка секций Форума. “Одна из главных проблем – это работа в социальных сетях. В мечети ходит только половина молодежи, считающей себя мусульманами. Поэтому нам необходимо ориентироваться именно на молодежные площадки”, – сказал спикер.

“Традиционной темой Форума является применение татарского языка в религиозных организациях. В этом году эта тема становится особенно актуальной”, – добавил Рафик хазрат.

tatar-congress.org

***

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы (алга таба – Совет) утырышы узды. ZOOM платформасы аша узган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Совет рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнаштылар.

Көн тәртибендә агымдагы елның 3-5 июнь көннәрендә узачак XI “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрү торды.

“Узган ел пандемия сәбәпле Форумны оештыра алмадык. Бүгенге көндә чараны үткәрү буенча чикләүләр юк”, – диде Милли Шура рәисе.

Билгеле булганча, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы бәйрәм ителә. Васил Шәйхразыев белдергәнчә, Форум кысаларында әлеге датаны бәйрәм итүгә старт биреләчәк.

Утырыш барышында Совет әгъзалары Форумны оештыру буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Совет рәисе Рафыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген Форум секцияләре исемлеген билгеләү мәсьәләсе аеруча мөһим тора. “Төп проблемаларның берсе – социаль челтәрләрдә эшләү. Мәчеткә үзләрен мөселман дип санаучы яшьләрнең 50 проценты гына йөри. Шуңа күрә безгә яшьләр мәйданчыкларына ориентлашырга кирәк”, – диде спикер.

“Форумның традицион темасы – дини оешмаларда татар телен куллану. Быел бу тема аеруча актуальләшә”, – дип өстәде Рафик хәзрәт.

tatar-congress.org

Просмотров: 739

Комментирование запрещено