Саннар иле кызыклы ул

jVulHdVXDqgИсәп-хисап, кушу-алу төшенчәләре көнкүрешебезнең ае­рылгысыз бер өлеше. Бер генә предприятие дә, кечкенә генә булса да, баш бухгалтерсыз эшли алмый. Шуңа күрә, “Главбух” журналы тәкъдиме буенча, баш бухгалтерларга аерым һөнәри бәйрәм булдырылган һәм ул 21 апрельгә туры килә.

Беренче карашка, хисапчы­ хезмәте җиңел кебек. Әйе, алар авыр йөк күтәрмиләр, салкыннарда урамда эшләмиләр. Әмма, бихисап күп мәгълүмат­ны башта саклау, бертуктау­сыз отчетлар төзү дә искиткеч авыр хезмәт. Хисапчылар иң тө­гәл, иң җаваплы һөнәр ияләре­нең берсе. Чөнки саннар арасында ялгыш куйган өтер дә күп күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.  

Бүгенге мәкаләмнең төп герое Гөлнара Рәхимова әлеге катлаулы, җаваплылык һәм игътибарлылык таләп иткән һөнәр остасы. Ул баш хисапчы һәм икътисадчы булып эшли башлаганга да инде егерме елдан артык гомер узган.

Ул Петр Чайковскийның туган ягында – Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә, хәрби төзүче һәм икътисадчы гаи­ләсендә икенче бала булып туган. Гөлнарага 11 яшь тулгач, аның әтисен, подполковник званиесендәге хәрби төзүчене, Самарага күчерәләр. Шулай итеп, гаилә дә безнең якларга күчеп килергә мәҗбүр була. Халык арасында “тузганаклар һәм яшел помидорлар төбәге” дип аталган Воткинск шәһәрен Гөлнара әле дә бик сагынып искә ала.

- Гөлнара, сез “саннар иле­нә” ничек килеп эләктегез?

- Әнием — икътисадчы, әби­ем — баш хисапчы булып эшләгән. Сания әбием һәм бабам Мөхәрләм Гатауллин­нар — Түбән Кама шәһәрен тө­зүдә катнашкан кешеләр. Бү­генгесе көндә алар Түбән Кама зиратының Мактаулы граж­даннары аллеясында җир­ләнгәннәр.

Воткинскта яшәгәндә мин инглиз теле мәктәбендә укый идем, Самарага күчеп килгәч, 75 санлы мәктәпкә эләктем. Унынчы сыйныфта укыганда безне максатчан төркемнәргә бүлделәр. Мин икътисад юнәлешен сайладым һәм төзү институтының икътисад бүлегенә керергә әзерләнә башладым. Ләкин әти-әниемнең дуслары Самара дәүләт план академиясенең юриспруденция факультетына керергә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, мин юрист-икъ­тисадчы һөнәренә ия булдым.

Хезмәт юлын Гөлнара салым инспекциясендә юрист буларак башлап җибәрә. Бераз тәҗрибә туплагач, әнисе җитәкләгән оешмада директор урынбасары вазифасына керешә. Шул арада аның ире Ринат, дусты белән, стоматология клиникасы ачып җибәрәләр, ә Гөлнарага баш хисапчы һәм финанс директор вазифаларын йөклиләр. Берничә елдан Гөлнара һәм Ринат Рәхимов­лар, үз өлешләрен дусларына сатып, “Стоматологичес­кая клиника Рахимова” дип аталган шәхси стоматология хастаханәсен ачып җибәрәләр. Менә инде 20 елдан артык, иңгә иң куеп, уңышлы гына эшләп киләләр. Аларның өч уллары үсеп килә. Өлкән уллары Руслан, “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, медицина университетында стоматолог-хирург белгечлегенә укый, уртанчы уллары Тамерлан да “Яктылык”та укый, 4 яшеннән спорт белән шөгыльләнә, футболчы булырга хыяллана. Кечкенә Арман әлегә балалар бакчасына йөри.

Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба, дип юкка гына әйтмиләр. Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Гөлнара балачактан эш сөючән, тырыш булып үсә. Класс старостасы буларак, мәктәп тормышында актив катнаша, инс­титутта да төшеп калганнардан булмый, хәзер дә белемен, тәҗрибәсен камилләштерү өчен һәрдаим курслар үтә, семинарларда катнаша. “Бу тармакта һәрвакыт яңа программалар, яңа законнар кертелеп тора. Нәтиҗәле эшлим дисәң, заманнан һич тә артта калырга ярамый. Шуңа күрә аларны өйрәнеп бару — минем бурыч. Исәп-хисапны гына түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк баш бухгалтерга. Салым инспекциясе, пенсия фонды органнарында үзгәрешләр еш булып тора”, — ди Гөлнара.

Хисапчы саннар чүпләп кенә утыра, дисәк тә, дөрес булмас. Беренче чиратта, халык белән эшли торган кеше ул. Моның өчен, әлбәттә, ачык йөзле, игътибарлы, сабыр, намуслы булырга кирәк. Минем әңгәмәдәшем нәкъ шундый, сөйкемле, аралашучан, тыйнак. Саннар дөньясына чумган коры кеше образына бөтенләй туры килми. Киресенчә, ягымлы, чибәр, киң күңелле, мөлаем ханым ул.

- Гөлнара, сезнең эш гра­фигы бик тыгыз икәнен әйбәт беләм. Сез бит әле өч малай әнисе дә. Ял итәргә, яраткан хоббига вакыт каламы?

- Гаиләм минем өчен иң мөһим нәрсә. Без Ринат белән эшебезне балалар белән аралашу өчен вакыт калырлык итеп оештырабыз. Ял көннәрен исә тулысынча балаларыбызга, әти-әниләребезгә багышлыйбыз. Безнең гаиләдә бәйрәм табыннары янына бөтен гаиләбез белән җыелу күркәм гадәт булып санала. Театрларга, концертларга да һәрвакыт бергәләп йөри идек. Кызганычка, 2020 елда минем әти-әни­ем, бер-бер артлы, бакыйлыкка күчтеләр.

Мин балачактан чаңгыда, тимераякта шуарга яратам. Ирем дә, улларым да әлеге мавыгуымны хуплыйлар һәм рәхәтләнеп минем белән бергә шөгыльләнәләр. Җәй көннәрендә күбрәк су буйларында ял итәргә тырышабыз. Шулай ук мин көнчыгыш биюләре белән кызыксынам һәм бию түгәрәгенә йөрим.

- Егерме елдан артык сез айлык һәм еллык баланслар, законнар, салымнар һәм тагын әллә никадәр кызыгы булмаган нәрсәләр арасында эшлисез. Һөнәрегезне үзгәртү теләге юкмы? 

- Юк, әлбәттә. Мин хисапчы һөнәрен соры, кызыгы булмаган эш дип атамас идем. Кешене дә бит, кимчелекләре булуына карамастан, ни өчендер җаның-тәнең белән яратасың. Күп вакытта ни өчен яратканыңны да аңлап булмый. Һөнәрдә дә шулай ук, кызыгы вакыты белән табыла. Мәсәлән, берничә ел элек клиникаларыбызда косметология кабинетлары ачтык. Бу эшне тулысы белән мин үзем алып барам. Шуңа күрә, минем көндәлек эшем саннар һәм салымнар белән генә бәйләнмәгән. Мин косметология турында барысын да белергә тырышам. Белем алу — уңышлы эшнең нигезе, минемчә, — ди Гөлнара.  

 

Әйе, мин дә әңгәмәдәшем белән килешәм. Нинди генә эшкә алынсаң да, күңел биреп башкарганда, төгәл һәм җаваплы булганда, уңышларга ирешергә мөмкин.

Гөлнараны һәм барлык хисапчыларны чын күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәй­рәм белән котлыйбыз. Яны­гызда тугры дуслар, ыша­нычлы хезмәттәшләр булсын, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңыш­лар, бәрәкәт телибез.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1290

Комментирование запрещено