Күпкырлы, үзенчәлекле, халыкчан

ДенискиноАвыллардагы мәдәният һәм сәнгать учаклары тамашачы күңелендә гүзәллек хисләре тәрбияли, илһам уята. Сәхнәгә чыккан һәвәскәр артистлар да иҗатларыннан ләззәт алалар, чыгышлары матур килеп чыкканда, халык хуплавын ишеткәндә, ирексездән тыйнак кына горурлану хисләренә дә биреләләрдер. Хәер, югары сәнгатьне дә авыл үзешчәннәреннән башка күз алдына китереп булмый, әлбәттә. Алар милли җыр-биюләр аша, тамашачы күңелендә халык иҗатына, гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбиялиләр. Әлеге язмам нәкъ шундый, күңелләре җыр-моң белән тулган авылдашларым турында.

Денис авылының Мәдәният йорты 1987 елда төзелгән булган. Шул вакыттан бирле ул авылның мәдәни тормышының үзәге булып тора. Мәдәният сарае хезмәткәрләре турында “эшлиләр” дип әйтергә телем әйләнми, чөнки мәдәнияткә хезмәт итәргә генә мөмкин, ми­немчә. Денис авылының Мә­дәният йортында “Чулпан” татар фольклор ансамб­ле, “Мизгел” балалар ансамб­ле, “Чишмә” һәм “Тамчы” бию ан­самбльләре, татар халык авыз иҗатын, гарәп графикасын өйрәнүчеләр түгәрәге, музей бар. Аларны булдыручылар һәм алып баручылар, әлбәттә, мәдәнияткә хезмәт итәләр.

Биредә олылар да, балалар да гөж килеп репетицияләр үткәреп, концертлар куеп йөргәнгә күрә, буыннар чылбыры өзелми. Шенталы районы халкы арасында танылып өлгергән “Чулпан” ансамбле­нең иярчене дип “Мизгел” балалар ансамблен атыйлар. Алар, татар гореф-гадәтләрен саклау нияте белән, программаларына татар йолалары һәм фольк­лоры белән бәйле номерлар кертергә тырышалар, борынгы татар җырларына мөрәҗәгать итәләр. Бәлки шуңадыр да, үткән елда “Мизгел” ансамб­ле, Севастопольдә үткәрелгән Бөтенроссия бию марафонында катнашып, лауреат исеме алып кайтты. Шулай ук ансамбль Санкт-Петербургта уздырылган Халыкара онлайн фестиваль-конкурсында I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Денис Мәдәният йорты каршында эшләүче коллективлар “Рожденные в сердце России” губерна фестивалендә дә чыгыш ясыйлар. Шенталы районы – күпмилләтле район. Биредә төрле телләрдә сөйләшүче, төр­ле диннәр тотучы халык яши. Шуңа театральләштерел­гән чыгышларында һәр мил­ләт мәдәнияте чагылыш таба. Нәкъ шушы үзенчәлеге өчен Шен­талы районы губерна фес­тива­лендә беренчелекне яулый да. Монда, әлбәттә, Денис авылы үзешчәннәренең дә өлеше бар.

Бер сүз белән әйткәндә, Денис авылының мәдәни тормы­шы кайнап тора. “Хезмәтебез авыл халкына гына түгел, бөтен ил хал­кына да ошый, дип ышанабыз. Бу турыда конкурс-фестиваль­ләрдә алган җиңүләребез сөйли”, — дип елмая ансамбльләрнең җитәкчесе Рамилә Хәбирова.

Шулай актив эшләгән Денис авылының Мәдәният йорты күптән түгел Мәдәният министрлыгы оештырган өлкә конкурсында “Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе” номинациясендә җиңүче итеп танылган. Менә ул, Денис авылы артистларының иҗади уңышы: күпкырлы, үзенчәлекле, халыкчан! Җиңүчеләрне лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Әлбәттә, конкурста җи­ңүче­ләр­гә акчалата бүләк тә булачак, һәм ул авылның мә­дәни тормышын тагын да җан­лан­дыру һәм үстерү өчен тотылачак.

Алинә ХАРИСОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1242

Комментирование запрещено