«Милли МультFest»та Апуш исемле персонаж белән компьютер уены тәкъдим иттеләр

IMG_2488Уенда Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышырга, төрле сынаулар узарга була. 

«Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә Чаллының «Замана» театр берләшмәсе «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» дип аталган компьютер уенын тәкъдим итте. Уенда Апуш исемле персонаж төрле сынаулар аша уза.

«Уенда төрле йортларга кереп, Габдулла Тукайның язмышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Виртуаль дөньяда шүрәлеләр белән көрәшергә, җәнлекләргә, әйтик, кәҗә белән сарыкка булышырга була», — диде Чаллы шәһәренең «Замана» театр берләшмәсенә йөрүче Тимур Габдрахманов.

Мәктәп укучылары һәм төрле студияләргә йөрүчеләр әзерләгән компьютер уеннары арасында «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» уены иң яхшысы дип табылды.

Элегрәк «Татар-информ» «Милли МультFest» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булуын язган иде. Һәр номинациядә беренче урынга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченче урынга 50 мең сум бирелде.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 834

Комментирование запрещено