Тукайның соңгы фотосында Өчиле мендәре, яки шагыйрьне ачлыктан саклап калган авыл

2-DSC03705Көянтә, орчык, гармун ясаучы осталар авылы, нәни Тукайны әллә ничә тапкыр үзендә сыендырган Өчиле авылында булып кайттык. Манарасы киселмәгән гасырлык мәчет, Зиннәтулла хәзрәт нигезе һәм Өчилене «реабилитацияләү» турында — «Интертат»та. 

Арча ягы — Тукай ягы. Тукай йөргән урамнар, Тукай белән таныш кешеләр дә Арчаның даны.

Кушлавыч — шагыйрьнең туган авылы, Кырлай — «дөньяга күзе ачылган җир, ә биографиясендә тагын бер буразна киңлегендә юл калдырган Өчиле авылы нәрсә? «Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә идем», — дип яза Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә. Әсәрдә аның Зиннәтулла бабасы һәм үги әбисе теләге буенча Казанга озатылуы, «Асрамага бала сатам. Кем ала?» — дигән сүзләр белән базарда очраклы кешеләргә биреп җибәрелүе дә билгеле. Тукайның Кушлавычтагы кебек җәфа чиккән тагын бер урыны дип кенә белә халык Өчилене. 

Өчиле — көянтә, орчык һәм гармун ясаучы осталар авылы

Риваять буенча, шушы җирләргә өч кеше — удмурт, рус һәм татар килеп, йортлар салалар. Ләкин удмурт белән руска бу урын ошамый, алар күченеп китә. Татар гына торып кала. Башта авыл Өчөйле дип йөртелә, аннары Өчилегә әйләнә. Авыл Арчадан унике чакрым ераклыкта урнашкан. Өчиле янында гына Бирәзә елгасы. Кырлай юлыннан авылга таба борылгач, спидометр күрсәткечләрен югары күтәрмәү кирәк, чөнки андагы юлның асфальт диярлеге калмаган инде.

Авылга кергәндәге күпер быел капиталь ремонт эләккән — кыш төзелә башлаган яңа күпер инде әзер дияргә була. Хәзер экскаваторлар җирне тырмый-тырмый балчыкны бер урыннан икенче урынга күчерү белән мәшгуль.

Ә авыл үзе таулыкта урнашкан, шуңа күрә йортлар бераз авышлыкта урнашкан. Яз айларында урамнары табигать кануннары буенча коры була алмый торган авыл ул Өчиле. Урамнары да тар, ихаталар да берсенә берсе терәлеп төзелгән. Бары тик төзелеп килүче яңа урамда гына «дөньялар иркенәйгән». Ә шулай да ихаталар кысын дип тормаганнар, бер дә сәләмә яшәп ятмыйлар. Йорт-куралар төзек, хәтта хан сарае кебек өйләр дә күрергә була. Тактадан эшләнгән биек урыс капкаларын да кыйммәтле калай алыштырып килә.

— Бездә кеше бик тырыш. Элек тә шулай булган ул. Гармуннар ясаганнар. Күрше тирә авыллар да Өчиле көянтәсен ала торганнар иде. Хәзер көянтә белән су ташыган, орлык белән йон эрләгән кеше юк. Аннары кеше бик тәртипле бездә. Балалар да Аллага Шөкер, — ди Өчиле халкы бетавыштан.

Өчилене чыннан да көянтә, орчык, гармун ясаучылар белән данлы булган. Әле берничә ел элек кенә бу шөгыльләрен ташлаганнар. Чөнки осталар картайган, ә яшьләргә иске заман әйберләре кирәк түгел. Көянтә белән су ташу, орчык белән җеп эрләү, урам буйлап гармун тартып йөри торган заман түгел шул. Шулай итеп, Өчиле осталарының эшләре тарихка гына кереп калган. Орчык, көянтә ясаучы бердәнбер бабай да инде картаеп киткән. 

Авыл җирлеге бинасының тышкы ягы гына сәләмәрәк. Әләмнәре булмаса, тышланмаган, буялмаган өйләр дә бар икән әле дип китә торган. Ә менә авыл җирлеге янында ике катлы матур мәктәп балкып утыра. 1979 елны салынган шушы матур мәһабәт бинада нибарысы 32 бала белем ала. Югары Бирәзә, Күкчә Бирәзә, Чиканас, Иске йорттагы башлангыч мәктәп филиаллары белән барысы 46 бала булалар. Беренче класска Өчилегә — ике, Бирәзәбашка дүртәү керсә, башка авылларда бөтенләй үк юк икән.

Нуртдинов Әмир Габделхак улы җитәкчелегендәге мәктәптә, филиаллар белән бергә, уналты укытучы хезмәт куя. «Укытучылар җитә. Җитә дә бетә дә. Укытучылар күбесе пенсия алды яшендәге инде», — ди укытучылар үзләре.

«Бу авыл нәни Габдулланы дүрт тапкыр ач үлем тырнагыннан алып кала»

Менә шушындый осталар авылы белән мәшһүр Тукай да бәйле. Әнисенең әтисе — бабасы Зиннәтулла хәзрәт Өчиледә муллалык иткән, ишле гаиләсе белән шушында яшәгән була. «Кушлавычта да яратмаганнар, Өчиледә дә кире какканнар нәни Габдулланы», — дючеләр бар, «Исемдә калганнар» әсәрен укып. Әлбәттә, авылдашларның күңелен бу сүзләр бик каты кыра. «Исемдә калганнарны» үзгәртеп языгыз инде алайса», — диючеләр дә тарихи төгәл фактларны да, дәлилләрне дә исәпкә алырга тиешләрдер кебек. 

Татарстанның атказанган укытучысы, Тукайның тормышын өйрәнгән, Өчиленең халык күңелендә дөрес булып кереп калмавын күтәрүче шәхес — Зыятов Фәрхәт абый болай дигән: «Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче галимнәр, язучылар бу авылның нәни Габдулланы дүрт тапкыр ач үлем тырнагыннан алып калуы турында ассызыклап үтәргә тиешләр иде. Болай да бик кыска гомерле шагыйрьнең күпмедер дәрәҗәдә тормышын саклап калган, иҗатына илһам биргән авыл бит бу Өчиле!». Кызганыч, гомерен мәктәпкә һәм Өчилене «реабилитацияләүгә» багышлаган зыялы укытучы инде вафат.

Тукай Өчиледә дүрт тапкыр була. Беренчесе — әтисе Гариф мулланың вафатыннан соң әнисе Бибимәмдүдә әтисенең йортына кайтып тора, ике ел тирәсе үткәч, Габдулланы Кушлавычтагы Шәрифә карчыкка калдырып, кияүгә китә. Икенчесе — Сосна Пүчинкәсе дигән авылда кияүдә булган әнисе үлеп киткәч, дөм ятим Габдулланы кабаттан Өчилегә бабасы йортына алып кайталар. Кырыс язмыш бу сабыйны әнә шулай икенче тапкыр әлеге гаилә белән очраштыра.

Өченчесе — Казанда Габдулланы асрамага алган Мөхәммәтвәли белән Газизә икесе дә берьюлы авырый башлыйлар, Габдулланы алып килгән Гыйльфанны табып, баланы яңадан Өчилегә бабасы янына кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, Габдулла өченче тапкыр Өчиледә.

1911 елны, инде танылган шагыйрь булып формалашкан Тукай, Өчилегә Зиннәтулла хәзрәтнең нигезендә яшәп калучы Кәшфелкәбир абыйсы (Кәбир — Тукайның әнисе Мәмдүдә белән әтиләре бер, әниләре башка булган туган энесе) белән Рәбига җиңгисенә кунакка кайта. Бу — дүртенче тапкыр кайту. Чөнки шагыйрьгә табиблар: «Сиңа авыл һавасы кирәк. Авыл һавасы суласаң, чирең дә дәваланыр», — иде дип әйткән була. Һәм шул вакытта шагыйрь 11-12 шигырен язган дип әйтелә.

Өчиле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Шакирова сүзләренчә, Өчиле эзләре шагыйрьнең соңгы фотосында да бар. Клячкин хастаханәсендә мәшһүр фотода ятып төшкән фотодагы мендәрләр дә нәкъ менә Рәбига җиңгәсе җибәргән мендәрләр була.

— Казанга киткәндә Рәбига җиңгәсе Тукайга бүләк итеп, мендәрләр җибәрә. Истәлекләр буенча, Клячкин хастаханәсендә төшкән фотода аның баш астындагы мендәрләре шул Рәбига җиңгәсе җибәргән мендәрләр дип әйтелә.

Зәкия Рәсүлованың «Тукай эзләреннән» дигән китабы бар. Анда аны үз күзләре белән күргән кешеләр дә сурәтләнә. Алар ул вакытта бик кечкенә булганнар, әлбәттә. Җиһангир бабай белән Кадыйр бабай, ул вакытта әле малайлар, авылга шагыйрь абый килде дип, аны капка ярыгыннан күзәтә торган булганнар. «Әни безгә аны шагыйрь абый дип әйтте» дигән истәлекләре бар Зәкия Рәсүлова китабында.

Кәшфелкәбир абый белән Рәбига җиңги бик кунакчыл булалар. «Сөт эчтем, бәрәңге ашадым», — дигән сүзләр болай гына әйтелгән сүзләр түгел. Өчиледән азмы-күпме дәваланып китә ул, — дип сөйләде Ләйсән Шакирова. 

Тукайның дусты Гыйльметдин Шәрәфкә язган хатында мондый юллар да бар: «Ниһаять, авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә нараттан салынган ак өй үземнеке. Көненә ике ягылганга бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм. Иртә белән яңа сауган сөт эчәм. Гомумән, тегенди сөтне күбрәк эчәргә тырышам. Фәкать әле авылларда сыерлар бозауламаган икән. Хәзер үзем дә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Казаннан алып кайткан даруларны да истихамал итәм. Эшләр болай барса, бер-ике айда сихәтләнермен кебек. Җәйгә яңадан кайтырмын. Җиңгинең болай тарсынмаганлыгын белгән булсам, узган җәй үк кайткан булыр идем».

Тукайның Өчилегә соңгы кайтуы була бу.

«Өчилене кире яктан күрсәткәнгә йөрәктә төер бар»

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повестендә шундый юллар да бар: «Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чакта ук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән 6 баласы илә алган булган», — дип яза Тукай.

— Ул алты бала да Зиннәтулла хәзрәтнең үз балалары дип метрикә кенәгәсенә язылган. Безнең Тукайның тормышын өйрәнгән Зыятов Фәрхәт абый архивларны өйрәнеп, метрика кенәгәләрен табып, хәзрәтнең үз куллары белән язылган сүзләрне табып өйрәнде бу сорауны, — дип сөйләде Ләйсән Шакирова.

Зиннәтулла хәзрәт беренче хатыны Бибикамилә абыстай вафат булгач, Өчиледән ерак түгел Наласа авылыннан Алтынчы Фәтхулла дип йөртелгән кешенең Латыйфа исемле кызына өйләнә. Зәкия Рәсүлева да «Тукай эзләреннән» дигән әсәрендә: «Тукай искә алган алты бала да Өчиле авылында туганнар, һәм аларның әтиләре — Зиннәтулла хәзрәт, һәм ул бу балаларның туу турында таныклыкларын үз куллары белән тутырган», — дип яза. 

— Зиннәтулла хәзрәтнең гаиләсе аны кире каккан, яратмаган дигән сүзләр дә дөрес түгел. Әтисе үлгәч тә әнисе белән монда килеп тора, әнисе үлгәч тә шушында яши. Яңа бистәгә алып китеп, Мөхәммәтвәли абыйлар авырый башлагач, яңадан Өчилегә кайтаралар, Кырлайга киткәнче шушында яши. Әле Кырлайдан Җаекка алып киткәндә дә Өчилегә керә бит ул.

Кушлавычта әтисе үлгәч, Өчилегә алып киләләр. Әнисе үлеп китте, тагын монда кайтырга кирәк булды. Өчиледә бабасы барыбер дә жәлләп, урнаштыру ягын карагандыр. Нишләсә дә, һаман Өчилегә кайткан. Тукталыш гел Өчиледә булган. Авыргач та, шушында Өчилегә кайта бит ул.

Өчилегә кайтмаган дигән сүзләр дөрес түгел. Өчиле аны авыр заманнарда да әллә ничә тапкыр ачлыктан коткарып калган. Аны монда бик хөрмәт итәләр, — диде Ләйсән Шакирова.

Гомумән, Өчиле авылы халкы да, Кушлавычлар кебек, авылларын начар итеп күрсәтүне кабул итмиләр.

— Китапларда Өчиле шундый ярлы авыл булган, бабасы йорттан йортка йөргән дигән сүзләре йөрәкне телә инде. Фәрхәт абый бу сүзләрне киреп кагып, дәлилләп чыкты, документлар өйрәнде. Күгәрчен белән чәүкә дип яза. Аларны ул яшьтә ничек аерды икән ул. Берәрсенә кирәк булып, начар итеп күрсәтәсе килгәнгә язылган кебек. Өчилене кире яктан күрсәтүләре өчен йөрәктә төер бар. Дөресен генә әйткәндә, ачуны китерә, — диләр алар.

Тукай яшәгән йорт

Зиннәтулла хәзрәт Пермь өлкәсе Барда районыннан Өчиле авылына килеп төпләнә. 1878 елда төзелгән мәчеттә муллалык итә. Әлеге мәчет һаман да исән, иң кызыгы, атеизмның чәчәк аткан чорларында да мәчетнең манарасы киселми. Бик җимерек хәлдә булганга күрә, 1996 алны аңа реставрация ясыйлар. Барда районыннан килеп, зур-зур бүрәнәләр белән рәтлиләр, тышлыйлар. 149 кешелек авылда унбишләп ир-ат мәчеткә җомгага йөри, Гает көннәрендә халык саны йөзгә җиткән чаклар да бар икән.

Зиннәтулла хәзрәт шушында Өчиледә җирләнгән, ләкин аның кабере сакланмаган. Авылда туганнары, чыбык очлары да калмаган. Зиннәтулла хәзрәтнең кызлары кияүгә чыгып, таралып бетәләр. Төп йортта Кәшфелкәбир абый хатыны Рәбига җиңги белән яшәп кала. Аннары Кәшфелкәбир абый Кадыйр абыйга, капка ярыгыннан карап торган, инде үсеп җиткән Кадыйр абыйга сатып калдыра. Хәзер ул нигездә Кадыйр абыйның килене Мөршидә апа улы һәм килене, оныклары белән яшәп ята. Өйгә «бу йортта Габдулла Тукай яшәде» дигән элмә тактасы да урнаштырылган.

Зиннәтулла хәзрәт нигезендә туып-үскән Лилия Минһаҗева хәзер Өчиле мәдәният йортын җитәкли. Авылда төпләнеп кала, авылны ярата һәм авылның әле киләчәге бар дип санаучы патриотларның берсе ул. Лилия ханым Тукайга нинди дә булса бәйләнеше булуы белән дә горурлана.

— 1906 елгы бабай бар иде. Бөек Ватан сугышында ике аягын калдырып кайтты. Бу йортны ул сала, әти шушы нигездә туа, аннары без. Элек коймалар агачтан булганда аның бик зур портреты тора иде. Хәзер өйдә игълан тактасы гына бар. Бәләкәй чактан ук кайда туганыбызны, яшәгәнебезне белеп үстек. Безгә кунаклар, язучылар киләләр иде. Өчилегә, гомумән, юлны суытмыйлар иде.

Тукай йөргән эзләрдән йөрибез. Монда булуы, монда яшәп китүе безнең өчен горурлык. Кая гына барсак та, «Без Арчадан, без Кырлай якларыннан» дисәк, белмәгән кеше юк, — дип сөйләде ул. 

Зиннәтулла хәзрәт, күпмедер гомер Тукай яшәгән нигездә хәзер икенче гаилә — Лилия апаның әнисе белән энесенең гаиләсе яши.

Әле мәктәптәге музейда шушы йорт чормасында табылган лампа да саклана. Кем белә бит, бәлки Тукай шул лампа яктысында шигырьләрен дә иҗат итеп яткандыр…

Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рүзия Нигъмәҗанова, математика һәм физика укытучысы Гөлсинә Һидиятуллина, татар теле укытучылары Лилия Гарипова белән Ләйсән Шакироваларның 1992-1996 елларда пионерларның Тукай бәйрәмен ничек итеп зурлап үткәрүләрен шулай тәмләп сөйләделәр ки, үз күзләрем белән күрәселәрем килде.

— Ел саен 24-25 апрель көннәрендә Өчилегә киләләр иде. Урамның бер башыннан быргылар кычкыртып, бәйрәм ясап китәләр иде. Аннары Өчилеләр аларга ияреп Кырлайга китә иде. Безнең мәктәп тула, мәктәптә ашаталар, йоклаталар. Клубка кереп, чаралар оештырабыз. Ә кичкә зур учак ягыла иде. Бик күңелле була торган иде, — дип сөйләделәр алар.

Өчиледә Тукай бәйрәме хәзер мәктәп күләмендә генә үткәрелә икән.

Фермер Рәшит Фазлыев: «Бүгенгә яшибез әле»

«Бездә яшь гаиләләр бар. Түбән оч җәй айларында шау-гөр килеп тора. Яшьләр бар әле, чөнки Казанга, Арчага якын», — диләр безгә. Хуҗалык таралган, яшьләр шәһәргә китүне артык күргән заманалар җитте шул. 55-60 баш сыерны да хәзер электрик «көтүче» көтә.

Элек Өчиледә берничә дуңгыз фермасы була. Күмәк хуҗалык таралагач, шәхси фермер хуҗалыклары тергезә башлыйлар. Үзләре сарык, сыер, үгез асрыйлар. Сөт, ит җитештереп саталар. Халыкның пай җирләрен алып, эшкәртәләр, үзләре уралар, үзләре киптерәләр. Өчиледә көянтә, гармун «бизнесы» на көн беткәч, штурвалны үз кулларына шәхси хуҗалыклар алган.

Фермер Рәшит абый Фазлыевны урамнан шәп-шәп атлап барганда туктаттым. «Бер фермерны булса да күреп сөйләшик», — дигәч, сөйләшергә дә күнде үзе. Өчиледә туып-үскән Рәшит абый Казан авыл хуҗалыгы институтын бетергәннән соң авылга кайта, сигез ел баш икътисадчы булып эшли. Арчада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек управлениесендә биш ел икътисад бүлеге җитәкчесе, аннары алты ел колхоз председателе булып эшли. Аннары инде хуҗалыклар таралып бетә.

«Авылга кайтып, хуҗалыкның бер өлешен сатып алып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, эшләп ятам. Башта казлар белән шөгыльләнгән идем, хәзер күбрәк сарыклар сатам. 127 гектар җирем бар. Бүгенгә яшибез», — дип сөйләде Рәшит абый. «Бүгенгә яшибез әле», — дигән җөмләне исә бик еш әйтте. 

— Авылның киләчәге бармы соң?

— Менә хәзер үзегез аңларсыз. Авылда күпчелек 50 яшьләр тирәсендәге кешеләр. Без егерме елдан булмаска да мөмкинбез, ә яшьләр юк. Менә шуннан киләчәкне аңлагыз инде. Бүгенгә яшибез инде. Елдан-ел субсидияләр дә кими. Бирәләр инде, дәүләтнең бөтенләй дә ярдәме юк түгел. Тик бирелгән субсидияләр генә хәзерге вакытта үсеп барган бәяләрне каплый алмый. Ничә еллар авыл хуҗалыгы продукциясендә бәя арткан юк, ә ашламалар инде ничә тапкыр артты.

— Берәр киңәш бирегез әле?

— Эшләргә. Курыкмыйча тотынсаң, барысы да була. Авыл хуҗалыгына тартылырга теләгән кешеләр күп. Шалтыраталар, нәрсә белән шөгыльләник икән дип сорыйлар. Бер кереп карамыйча, белеп булмый инде аны. Киләчәктә авыл хуҗалыгында бик әллә нәрсәләр булыр дигән өмет юк. Бөтен җирдә дә юк ул. Бүген яшибез әле. Киләчәктә нәрсә буласы менә билгеле түгел.

«Саф һава директорлары»

Габдулла Тукай урамында кулларына көрәкләрен тотып, капка төбендә утыручы авыл агайлары янына килми булдыра алмадым. Инде батып баручы күзләрендә авылның үткәне күренә. «Гомер буе тракторда эшләдем колхозда», — Рәис абый. — «Хәзер саф һава директорлары инде без», — ди шаяртып. Янында утырган иптәшләре дә көлеп куйды. «Авылның киләчәге бармы соң, агайлар?» — дим. «Авылда иң яше — илле яшьлекләр. Менә шуннан уйлап бетер инде үзең», — диләр. Мин китеп баргач та: «Нинди киләчәк булсын инде, Рәис!» — дип гәп корып калдылар агайлар.

Тукай йөргән урамнар да әкренләп бушап бара. Инде төзелеп бетүче күпер һәм сикәлтмәле асфальт юллар аша кайтыр юлга кузгалдык. Күпер астында гына манаралы кечкенә өй кебек итеп ясалган чишмә агып утыра. «Тукай чишмәсе». Зиннәтулла хәзрәт нигезенә каршы гына утыра чишмә — тәрәзәсеннән карасаң, уч төбендәге кебек күренә.

Җиде чишмәсе булган Өчиле авылы Тукай йөргән эзләр белән генә түгел, балта осталары белән дә, укытучылары, гомумән, ягымлы халкы белән горурлана ала. Шундый матур авылларның әкренләп кенә тарала, картая баруын нишләтергә инде?

Ә шулай да Өчиле тарихка ятим Тукайны сыендырган бөек татар авылы булып кереп калачак.  

intertat.tatar

Просмотров: 913

Комментирование запрещено