Догаларым, шигырьләрем — туган көнеңә бүләгем…

r7EnBQklehU

Алия АРСЛАНОВА.

30 апрель - кызларым Алия белән Лилия дөньяга килгән көн.  Әгәр исән булса, иртәгә Алиямә дә 41 яшь тулыр иде…

Якты дөньялардан китүеңә
Күпме көннәр-айлар үттеләр.
Тик йөрәкләр генә һич ышанмый,
Өметләнеп сине көтәләр.

Көннәр үткән саен сагынамын,
Уйларымда да гел син генә.
Сабырлыклар сорыйм Ходаемнан,
Башка кайгы-хәсрәт күрсәтмә.

Матур назлы карашларың синең
Күз алдымнан бер дә китмиләр.
«Сагынам сезне, балаларым-туганнарым,
Онытмагыз мине», — дияләр».

Сагынабыз, юксынабыз сине, балам,
Күңелләрдән һич тә китмисең.
Көтеп алган гомер бәйрәмеңдә
Безнең араларда «йөрерсең».

Үзе бүләк булган икән шул
Синең белән булган ул көннәр…
Истәлеккә генә калдылар,
Теләсәк тә, алар кайтмыйлар.

Берни эшләп булмый кайчакларда,
Килешәсең ачы язмышлар белән.
Догаларым, шигырьләрем сиңа
Бүләкләрем булып барсыннар.

Онытмабыз сине, онытырлык та түгел,
Тик очрашабыз төшләрдә генә.
Тыныч йокла инде, балам, тыныч йокла,
Урыннарың  булсын оҗмахта…

* * *

Кемгә күпме гомер бирелгән…

Кемгә күпме гомер бирелгән,
Бер Ходаем Үзең беләсең.
Яшен чаткысыдай үтеп китә,
Яшәмәгән кебек, диясең.

Үкенмәслек үтсен иде гомер,
Һәрбер көннең кадерен белик без.
Туганнарның-якыннарның хәлен
Исән чакта ешрак белик без.

Сорасалар әгәр берәр миннән:
«Алтын-көмеш бүләк итикме?»
Алыштырыр микән соң алар
Балам белән булган гомерне.

Кемгә күпме гомер бирелгәнен
Беребез дә белми беркайчан.
Җылы, назлы сүзләр ешрак әйтик,
Уфтанмаслык узсын гомерләр.

Иртәгәсе көн тумас та бәлки,
Бүгенгенең кадерен белик без.
Бөтен мәхәббәтне-назны соңламыйча,
Газиз кешеләргә бирик без.

Шундый матур сүзләр әйтергә дә
Сәбәп кирәкми бит беркайчан.
Нинди шатлык, үзе бер гомер бит -
Бергәләшеп чәйләр эчүләр!

Гомер кыска….Мизгел генә..
Яшен чаткысыдай үтә ул.
Исән чакта белик кадерләрне,
Мәрхүмнәрнең онытмыйк каберен!

* * *

Соңгы очрашу

Синең белән үткән урамнарда йөрим.
Сине эзлим, сине юксынам.
Тукталышка килеп  утырып торам,
Килеп җитәрсең дип бераздан.

Озак кына карап торам юлга,
Килмәгәнеңне дә беләмен.
Тик йөрәкне генә ышандырып булмый,
«Ул юк инде» дигән уйларга.

Кем белә бит, шушы көнне безнең
Соңгы очрашуыбыз булганын.
Уйлыйм хәзер менә шунда инде
Гомер тукталышы булганын.

Бик сагышлы карап тордың миңа,
Сизгән кебек… Җибәрәсең никтер килмәде.
Соңгы сүзләр… Соңгы карашлар, дип…
Уебызга да бит килмәде.

Һәрбер нәрсә сине хәтерләтә,
Һәрбер нәрсә сине уйлата.
Истәлекләр генә булып калдылар
Синең белән булган вакытлар.

Догаларым барып җитсен сиңа,
Сагынуларым минем түзмәслек.
Тыныч йокла инде, балам, салкын гүрдә,
Урыннарың булсын җәннәттә…

***

Төшләремә кердең син


Төшләремә кердең бүген, балам,
Икебез дә шундый куандык.
Куллар сузып күрешәм дигәндә,
Никтер тагын күздән югалдың.

Чынбарлыкта булган кебек булды бар да,
Кузләрең дә тутырып карады.
Уянасым килми яттым да бит,
Тик азагы гына булмады…

Кыска гына вакыт эчендә дә
Төшләремә керсәң — шатланам.
Сагынамын, аңлатырлык түгел,
Юксынам бит, балам, юксынам.

Кояш нурларыннан сине эзлим
Иртәләрен, таңнар атканда.
«Төшләремә, зинһар, кер», - дип телим
Алсуланып айлар чыкканда.

Язмышлардан узып булмый бер дә,
Күрәчәкләр шулай булгандыр.
Үтәр инде гомерләрем минем
Сине көтеп… Сине сагынып…

Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Алия Арсланова турында уртаклашыр хатирәләр күп… (гаилә архивыннан алынган ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *

Шигъри юлларым дога булып барсын…

* * *

Күпме калды әйтелмәгән сүзләр…

* * *

Алия Арсланова бәете

* * *

Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

* * *

Семья Алии Арслановой выражает благодарность всем, кто разделил с ними горечь утраты / Рәхмәт хаты

* * *

Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат

* * *

Сизгер җанлы кеше иде ул

* * *

Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…

* * *

Үз һөнәренә гашыйк табибә

* * *

Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

 

Просмотров: 1401

2 комментариев

  1. Рухын шат, жанын тыныч, урынын ожмах турлэрендэ булсын, балакай синен кебек яхшы кешелэр анда да кирэктер шул… Безгэ, балаларын югалткан аналарга Раббыбыздан сабырлык, туземлек сорап, догалар укып, оныкларга терэк булып ничектэ яшэргэ тырышырга гына кала…

  2. Урынын ожмахнын турендэ булсын Алия иркэм. Якшы кешелэр анда да кирэк шул.