Язмышыннан канәгать

Мамышевы24 апрельдә Таһир Гобәй­дулла улы һәм Наилә Мөхәммәт­сафа кызы Мамышевларның бер­гә яшәүләренә 70 ел тулды.

Таһир Мамышев һәм Наилә Мостафина 1947 елда, Камышлы педагогия училищесенда укы­ганда танышалар. Аннары егет дүрт ел армиядә хезмәт итә, ә кыз аны көтә. Өйләнешкәч тә Таһирны көтәргә туры килә аңа. Ире, офицер буларак, гар­­­ни­зоннан гарнизонга күчеп йөри. Туу турындагы таныклык­ла­рына карасаң, балаларының төрле җирләрдә тууларын кү­рәсең.

Таһир 30 ел гомерен илне саклауга багышлый. Отставкага чыккач та, тик ятмый, Наи­лә белән бергәләп космос сә­нәгатендә бик җаваплы эштә эшлиләр. Таһир Гобәй­дулла улы унлап орден-медальләр бе­лән бүләкләнгән. Иң кадерлесе, әлбәттә, “Кызыл Йолдыз” ордены.

Лаеклы ялга чыккач, Таһир Гобәйдулла улы мәчеткә йө­ри башлый, 1997 елда аңа хаҗ гамәлен кылырга насыйп була, Коръән-Кәримне укырга өйрәнә,  Наилә апа да намазларын калдырмый. Менә шулай матур гына, бер-берсен яратып, балалары рәхмәтенә, милләттәшләре хөрмәтенә тө­ренеп яшиләр алар.

Таһир һәм Наилә Мамышевларны “Изге” дип аталган 70 еллык гаилә бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Исән булыгыз, күзләрегездә сөю нуры сүнмәсен, яшәү дәрте сүрелмәсен!

Татар иҗтимагый оешмалары исеменнән “Бердәмлек” газетасы редакциясе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 978

Комментирование запрещено