28 апрель — ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне булып санала. Рәсми һөнәри бәйрәм буларак ул 2020 елда гына гамәлгә кертелде. Әмма Россиядә ашыгыч медицина ярдәме XIX гасыр азагында ук барлыкка килгән. Мәскәү өлкәсе полицмейстеры боерыгы белән 1898 елның 28 апрелендә Мәскәүдәге ике полиция бүлегенә берәр ашыгыч ярдәм каретасы беркетелә һәм медиклар өчен аерым бина бүлеп бирелә. Шулай итеп беренче ашыгыч ярдәм станцияләре барлыкка килә.
Авырып китсәк тә, бәхетсезлеккә дучар булсак та, кыска гына “03” номерын җыеп, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Чөнки нәкъ менә алар кар-боз яуганга да, тәүлек вакытына да карамастан, ярдәмгә ашыгалар, килеп керү белән авыртуларыбызны басалар, җаннарыбызга өмет салалар. Аларның ярдәме нәтиҗәсендә ничәмә кешенең гомере сакланып калган — бихисап! “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләрен һәр көнне батырлык эшләүче киңкырлы талант ияләре дип атар идем. Чөнки аларга невролог һәм психолог та, хирург һәм анестезиолог та, терапевт һәм кардиолог та булырга туры килә.
Яңа танышым Сания Абраһимова да ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә фельдшер булып эшли. Ул үсмер чагында ук тормышын медицина белән бәйләргә карар кылган тәвәккәл, үз дигәнендә торучан кеше.
Сания — Самара кызы. Ул шәһәребезнең 29 санлы мәктәбендә укый, шул ук вакытта музыка мәктәбендә скрипкада уйнарга өйрәнә, мәдрәсәдә дә белем ала.
- Кулыма медицина белән бәйле китап килеп эләккәндә миңа 15 яшьләр чамасы булгандыр. Мин аны йотлыгып укып чыктым һәм үзем өчен бик күп ачышлар ясадым. Шуннан соң киләчәгемне медицина белән бәйләргә тәвәккәлләдем, — дип искә ала ул.
Мәктәпне тәмамлагач, Сания Самараның Нина Ляпина исемендәге медицина көллиятенә укырга керә. Анда укыганда ул тагын бер кат дөрес юлны сайлавына инана һәм укуын югары уку йортында дәвам итәргә карар кыла. Көллияттә бер ел укыганнан соң, ул Николай Пирогов исемендәге хастаханәдә теоретик белемнәрен гамәлдә кулланырга — системалар куярга, эренле яраларны дәваларга өйрәнә һәм бераздан Реавиз медицина университетына укырга керү бәхетенә ирешә.
- “Реавиз”да укый башлаганда ук ашыгыч ярдәм табибы, анестизиолог-реаниматолог булырга хыяллана идем. Кулыма диплом алу белән, укуымны Самара дәүләт медицина университетының ординатура бүлегендә дәвам иттем, анестизиолог-реаниматолог белгечлеге алырга әзерләнәм. Аллаһы теләсә, тиздән сертификатлы белгеч булам инде, — ди, тыйнак кына елмаеп, Сания.
- Хыялыгыз чынга ашкан, димәк. Сез бит инде өч елдан артык ашыгыч ярдәм станциясендә эшлисез?
- Әйе, минем “Реавиз”дагы җитәкчебез, киләчәктә реаниматолог булырга хыяллануымны белгәч, Красный Яр бистәсендәге ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшләргә тәкъдим итте. Мин шатланып ризалаштым һәм ике ел буе анда тәҗрибә тупладым. Шул ук вакытта Красный Яр район хастаханәсенең реанимация бүлегендә дә эшләдем. Хәзерге вакытта Самараның Үзәк ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшлим.
- Иң беренче эш көнегезне хәтерлисезме? Хыялыгызда күз алдына китергән һөнәр чынлыкта да шундыймы?
- Тәүге эш көнемдә олы яшьтәге авыруга ярдәм күрсәтергә туры килде. Аның кан басымы нык күтәрелгән иде. Практика узган вакытта мондый очраклар белән эш иткәнем булды, шуңа күрә аптырау, курку хисләре кичермәдем. Хыялымдагы һөнәр чынлыкта тагын да кызыклырак булып чыкты. Безнең хезмәттә хисләргә бирелмәү, белемеңә һәм аек акылыңа таяну мөһим. Чөнки пациент, гадәттә, тиз ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ. Авыру янына баргач, үзебез кардиограмма яздырабыз. Инсульт, инфаркт билгеләре булса, авыруның гомерен саклап калу өчен вакыт җитмәскә дә мөмкин. Мондый җаваплы вакытта үз-үзеңне кулда тота белергә кирәк. Тәҗрибә белән бергә дулкынлану һәм куркуны җиңә белү, ярдәм көтеп тилмергән кешегә өмет бирү сәләте барлыкка килә. Авыруга тиешле ярдәмне күрсәтә алсаң, кемнедер үлемнән саклап калсаң, ул көнне күңелең җырлый башлый. Төрле хәлләр була. Юл-транспорт һәлакәтендә, янгында зыян күрүчеләргә, низаг килеп чыккан гаиләгә психолог ярдәме күрсәтергә дә туры килде. Миңа ныклы белем биргән остазларым Ина Качалина, Валентина Минина, Михаил Мурушидига чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
- Пандемия чорында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен фронтның беренче сызыгында торучы санитарлар белән тиңләп була, минемчә. Бер елдан артык вакыт эчендә коронавируска бәйле вазгыять үзгәрдеме?
- Бөтен дөньяны басып алган вирус белән көрәшү җиңел түгел… Шәхси саклану чаралары гына да ни тора! Аларны коллегалар ярдәме белән генә киеп була. Җәен ул киемнәрдә — кызу, кышын — салкын. Ә чакырулар искиткеч күп иде. Хәзергә инде “ашыгыч ярдәм” станцияләренең эше җайланды. Беренчедән, махсус җиһазландырылган машиналар саны артты, кайберләрендә хәтта УЗИ аппаратлары да бар. Күптән түгел мин алар белән эш итү курслары да уздым. Диагноз куюда әлеге аппарат бик нык ярдәм итә. Икенчедән, ярдәмгә өстәмә бригадалар юнәлтелде.
- Кеше гомере өчен җаваплы булу искиткеч авыр йөк бит ул. Сез ничек ял итәсез? Гомумән, ялга вакытыгыз каламы?
- Безнең эш сменасы 24 сәгать. Шушы вакыт эчендә өч тапкыр утызар минут ял итеп алабыз. Дөрес, кайвакыт бик арыта. Әмма, коллективыбыз бик тату, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Буш вакытка килгәндә — әлегә ул бик аз. Минем өчен әти-әнием, туганнарым белән аралашу — иң яхшы ял. Шулай ук китаплар укырга яратам. Коллегаларым, дусларым минем кызыксынуымны белеп, медицина буенча яңа китаплар бүләк итеп торалар.
«Ак калфак» Самара өлкә хатын-кызлары оешмасы әгъзасы буларак, төрле форумнарда, мастер-классларда катнашам, “Ак калфак”ның социаль челтәрдәге битләрен алып барам, кайвакыт шунда мәкаләләр дә язам.
…Язмамның башында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен киңкырлы талант ияләре дип атаган идем. Сүзләремнең дөреслеге исбатланды бугай. Менә нинди матур, уңган, тыйнак, тырыш, белемле, үз эшенең остасы булган кызларыбыз бар бит!
Глобаль кризиска әверелгән COVID-19 пандемиясе барлык табиблар өчен җитди сынау булды һәм һәрберсенең тормышына үз төзәтмәләрен кертте. Ә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүчеләрнең беренче сафында. Шуңа күрә һөнәри бәйрәмнәре дә — аларның хезмәтенә тиешле бәя бирү, һөнәри осталыклары, батырлыклары, түземлекләре һәм шәфкатьлелекләре өчен рәхмәт белдерү көне ул.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 1334
Унышлар сина…балакай бэхет тэуфик алдагы кеннэренэ ак юллар
Рэхмэт