2021 елның 29 апрелендә Кошки районының Надеждино авылында яшәүче якын дустыбыз, авылыбызда, районыбызда гына түгел, тирә-якларда да танылган, дәрәҗәле кеше Марс Ибраһим улы Гайфулинга 80 яшь тулачак!
Ул Үзбәкстанның Фәрганә өлкәсе, Киров кишлагында туа. Әтисе — Ибраһим Гайфулла улы, әнисе Сания Вәлиәхмәт кызы, Бөек Ватан сугышы башлангач, Татарстанның Тумба авылына күчеп кайталар. 1942 елда әтиләрен сугышка алалар. Ул 1943 елда Курск дугасында барган сугышта батырларча һәлак була. Ибраһим Гайфуллин катнашкан танклар сугышы илебез тарихында зур эз калдырды. Ватаныбыз өчен һәлак булганнарга һәм сугыштан соң яралардан вафат булганнарга мәңгелек дан. Без аларны беркайчан да онытмабыз.
Сугыш башлангач, әнисе, оланнарын алып, Александрталь (хәзерге Надеждино) авылына әби-бабалары янына күчәләр. Шулай итеп, Марс әтисез үсә. Надеждино мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, Сталинград өлкәсенең Камышин шәһәренә китә һәм электрик һөнәренә укый. Аннан армиягә алына. Хезмәтен тутырып Надеждинога кайта. 1966 елда ул Гөлсем Вагыйз кызы белән гаилә корып җибәрә. Аларның кызы һәм улы, институтлар тәмамлап, берсе — Самарада, икенчесе Кошкида эшлиләр.
Марс Ибраһим улы Фридрих Энгельс колхозында үз һөнәре буенча эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул 4 — 5 кешедән торган электриклар бригадасы җитәкчесе иде. Алар эшләгәндә авылда электрика ягыннан бернинди дә проблема булмады. Без аларның эше мөһимлеген колхоз таралгач кына белдек. Хәзер авылда бер электрик та калмады, дияргә була.
Марс бабай әле дә дәрәҗәле кеше. Ул безнең остазыбыз, Россия Федерациясенең хезмәт ветераны, шулай ук авылда җәмәгәть эшләрен дә алып бара иде. Мәчет төзегәндә дә, хәзер дә гыйбадәтханә эшләрен алып баруда аның ярдәме зур.
Гөлсем исә гомере буе доярка булып эшләде, ул да алдынгылар сафында. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда.
Хөрмәтле Марс дустыбыз! Сине бөтен авыл халкы, мәчеткә йөрүчеләр исеменнән олы юбилеең белән тәбриклибез! Аллаһы Тәгалә үзеңә дә, хәләл җефетеңә дә, балаларыңа һәм туганнарыңа да исәнлек-саулык, бәхетле гомер насыйп итсен!
Мәсхүт хәзрәт КЫЯМОВ, Ислам ШАҺИАХМЕТОВ, Наил ФӘЙРУШИН, Тәлгать ХӘЙБУЛЛОВ, Минзәки НУРГАЛИЕВ, Гайсә КӘБИРОВ һәм башкалар.
Просмотров: 1174