Җитәкче булу җиңел түгел

Фахим МиневалиевБүген бездә кунакта — Камышлы җирлегенең яңа идарә башлыгы Фәһим Миргабиҗан улы МИНЕВӘЛИЕВ. Кем ул? Тумышы белән кайсы яклардан? Моңа кадәр хезмәт юлы ничек барган? Бу сораулар күпләрне кызыксындырадыр, дип уйлыйм.

- Фәһим Миргабиҗанович, сез үткән елның октябреннән бирле Камышлы җирлеге идарәсе башлыгы булып эш­лисез. Сезнең турыда үзе­гезнең хез­мәткәрләрдән дә, район ха­кимияте вәкил­лә­реннән дә, халыктан да бары тик яхшы сүзләр генә ише­теп торабыз: кешелекле, игъ­тибарлы, иге­лекле, ярдәм­чел, әйткән сү­зендә торучан, дип бәяли Сез­не зирәк авыл кешесе. Әйдә­гез әле, газета уку­чыларын сезнең белән якын­нанрак та­ныштырып үтик. Тумышы­гыз белән кай­сы яклардан? Нинди гаиләдә ту­ып-үстегез?

- Мин Яңа Балыклы авылында 1960 елның беренче көнендә Миргабиҗан һәм Бәдәр Миневәлиевлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әти-әнием гади колхозчылар иде. 1977 елда Балыклы урта мәктәбен тәмамладым. Ил каршындагы бурычымны — армия хезмәтен Чехословакиядә үтәргә туры килде. 1980 елда, солдат хез­мәтен тутырып кайткач, Ки­нель-Черкасс авыл хуҗалыгы техникумының автомеханика факультетын тәмамладым.

- Ул елларда дипломлы яшь белгечләрне юллама буен­ча илнең төрле почмакла­рына эшкә җибәрәләр иде. Ә сез­нең хезмәт юлыгыз кайда баш­ланып китте?

- Ул яктан миңа бәхет елмайды, дисәм дә була. Мин үземнең туган авылымда, “Восток” колхозында ике елдан артык автомастерской җитәкчесе булып эшләдем. 1986 елда гаиләм белән Камышлыга күчеп килгәч, “Сельхозтранс” машина-трактор пред­приятиесенә автоколонна җитәкчесе булып эшкә урнаштым. Ул вакытта предприятие, Гомәр Зөфәр улы Вәлитов җитәкчелегендә, гөрләп эшләп тора иде. Ә 1991 елда мине “Агропромтранс” предприятиесе­нә баш инженер итеп күчерделәр.

- Ә торак-коммуналь ху­җалыкка ничек килеп эләк­тегез? Бик тә четерекле тармак бит.

- Әйе шул, четерекле. 2010 ел иде ул. Минәсхәт Гайзулла улы Гыйниятов җи­тәкчелегендәге коллективка тиз ияләштем, өч ел дигәндә мине шушы оешманың җитәкчесе итеп билгеләделәр. Ун елдан тормышымда тагын бер борылыш – 2020 елның октябрендә җирлек идарәсе башлыгы итеп сайландым.

- Җитәкче булу – бик җаваплы вазифа, дип уйлыйм.

- Бөтен эштә дә үз проблемалары бар, билгеле. Ләкин үтәп чыкмаслык түгел, әлбәттә. Мин бит үзем генә түгел — коллективым бар. Алар барысы да үз эшләрен яхшы беләләр, мине үз итәләр, дип уйлыйм. Бергә-бергә тату гына эшләргә язсын. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бар эштә дә район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновның җылы мө­нәсәбәтен, ныклы ышанычын тоеп эшлибез. Ә бу — зур терәк. Бер-береңне аңлап, бер­дәм булып эшләгәндә генә эшләр уңышлы бара.

- Фәһим Миргабиҗанович, ничек уйлыйсыз, кешеләрне оештыру, юл күрсәтү ос­талыгына өйрәнеп буламы? Әллә инде ул тумыштан бирелә торган сыйфатмы?

- Сәләтнең бер өлеше тумыштан булса, туксан тугыз өлеше үз тырышлыгыңнан то­ра. Беркем дә җитәкче булып тумый. Иң элек кешелекле, эшчән, ышанычлы хезмәткәр бу­лырга, шуның белән халык арасында абруй казанырга кирәк. Башкалар белән ида­рә итү өчен, иң элек үз-үзең белән идарә итәргә өйрәнергә кирәктер.

- Мөмкин булса, шәхси тор­мышыгыз, гаиләгез ту­рын­да да әйтеп китегез инде.

- 1982 елның ямьле июнендә авылдашым, күптән сөйгән кызым Рамилә белән гөрләтеп туйлар уздырдык. Менә 39 ел инде бер-бе­ребезне аңлап, яратып, хөр­мәт итеп гомер итәбез. Тормышыбыз матур, җитешле. Улыбыз Альберт, кызыбыз Альбина бәхет-шатлыгыбыз булса, киленебез Гөлия белән киявебез Руслан да үз балаларыбыз кебек. Ә дүрт оныгыбыз — тормышыбызның яме. Балалар Самарада яши, барысы да яхшы, Аллаһыга шөкер. Исән генә булсыннар.

- Фәһим Миргабиҗанович, җитәкче эше җиңелләрдән тү­гел. Бар кешегә дә ярап бетеп тә булмый. Сезгә эшегездә түземлек, уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез. Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

 

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Рөстәм БӘДРЕТДИНОВ фотосурәте.

(“Камышлы хәбәрләре”)

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1641

Комментирование запрещено