Яңа Мансур авылы
Мәҗидә Фәрдегалим кызы Якуповага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз һәм иң кадерле, саф теләкләребезне юллыйбыз. Бәхетле озын гомер, исәнлек-саулык, иман байлыгы, тыныч картлык телибез. Җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Эх, әни! Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Бик күпләргә язмыш бәхетле картлыгын күрергә бирмәгән. Әлхәмдүллилаһ, әле дә үз аягыңда йөрисең, биш вакыт намазыңны калдырмыйсың. Безнең өчен укыган, кылган догаларың, биргән киңәшләрең өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Өйдә һәрвакыт шулай җылы, якты булсын, безне шулай озак еллар каршы алып, озатып калырга Аллаһы Тәгалә язсын иде.
Туган көнеңдә, әни,
Матур теләк булсын әле
үзеңә -
Күктә кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.
Шаулап чәчәк атып торсын
Бакчаларда гөлләрең.
Бүгенгедәй ямьле үтсен
Киләчәктә көннәрең.
Рәхмәт синең шәфкать тулы
йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс
беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган
күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән
сүзләреңә.
Теләкләрнең телибез
изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурсын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганын — нурлысын.
Кызың Нәҗибә, киявең Рәхимҗан, улларың Минегали, Илшат, оныкларың Флюра, Эльвира, Имиль, Ринат гаиләләре белән, оныкчыкларың Альмира, Руслан, Рамил, Айнур, Ленар, Зарина.
* * *
Мәҗидә Фәрдегалим кызы Якуповага!
Кадерле, яраткан апабыз! Син дөньяда иң изге, ягымлы, игътибарлы, нечкә күңелле кеше. Синең назың, сөюең безнең зур гаиләбезгә җитәрлек. Барчабызга күрсәткән игелекләреңне санап бетерерлек түгел. Төпле киңәшләрең, ярдәмең, безнең өчен хәстәрлегең, кайгыртучанлыгың өчен чиксез рәхмәтлебез. Һәрвакыт шулай киң күңелле, тормышны яратучан, матур булып калуыңны телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Гел шатланып үтсен
көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул
итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Изге теләкләр белән энең Рәшит, киленең Халидә, балалары Алия, Гөлсинә, Илдар гаиләләре белән.
* * *
Подбельск авылы
Зөлфия Әнис кызы Сәлаховага – 60 яшь!
Кадерле кызыбыз, яраткан сеңелем! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, алдагы гомереңдә дә гаиләң белән язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвеңне телибез.
Еллар кырыс, мәрхәмәтсез —
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.
60 яшең тулса — тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен,
18дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.
Изге теләкләр белән әтиеңӘнис, әниең Рауза, апаңӘлфия, киявең Влад, Абдрахмановлар, Мамышевлар, Хәмидуллиннар, Ижедеровлар гаиләләре.
* * *
Кошки районы,
Иске Җүрәй авылы
Мөнир Мидхәт улы
Туктаровка – 50 яшь!
Кадерлебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал.
Теләкләрнең кайсын теләсәк
тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.
Изге теләкләр белән әтиең, әниең, тормыш иптәшең Гөлкәй, кызың Руфия, киявең Рәфис, улың Салават, Рәфыйковлар, Саттаровлар гаиләләре һәм барча туганнарың, күршеләрең.
* * *
Мөнир Мидхәт улы
Туктаровка!
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Балаларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен
сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш
булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Изге теләкләр белән апаң Сания, абыең Наил, Әхмәтовлар гаиләсе.
* * *
Георгий Димитров урамы
Юныс Зәбихулла улы һәм Наҗия Шәрифулла кызы Зөлкәрнәевларның
бергә гомер итүләренә – 60 ел!
Кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәк гомерегездә нык исәнлек, озын гомер, зур бәхетләр телибез. Сез гомер буе безнең өчен тырыштыгыз, безне кеше итү өчен куйдыгыз бөтен көчегезне, шуңа да без сезгә рәхмәтлебез.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк
булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Изге теләкләр белән балаларыгыз һәм оныкларыгыз.
* * *
Похвистнево районы,
Подбельск авылы
Миңнур Фәрит кызы Исәнбаевага – 50 яшь!
Кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең — юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек,
шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Изге теләкләр белән Әлфия апаң, Ракит җизнәң, Зөфәр абыең гаиләләре белән.
* * *
Самара шәһәре,
Стара Загора урамы
Җәүдәт Кыяметдин улы
Темирбулатовка
5 майда 84 яшь тула!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Сине туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә пар канатың белән берлектә, шатлыкта, балаларыгызның игелеген күреп, яраткан оныкларыгызның уңышларына сөенеп, туганнар җылысын тоеп, хәерле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.
Авырлыклар артта калган
булсын,
Бәхет көтсен иде картлыкта!
Бәрәкәтле имин
тормышларда
Яшә әле, яшә шатлыкта!
Ходай сиңа сәламәтлек
бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә!
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә!
Тормыш иптәшең Лия, улыңӘнвәр, киленең Наилә, оныкларыңӘлфия, Камил, Санкт-Петербургтан улың Искәндәр гаиләсе белән һәм барча туганнарың.
* * *
Җәүдәт Кыяметдин улы
Темирбулатовка!
Кадерле кодабыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Балаларың һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Туган көнең белән тәбрик
итәбез,
Сәламәтлек теләп иң элек!
Һәрбер көнең үтсен бәхет
белән,
Яшә шатлыкларга төренеп!
Йөрәкләрдән чыккан назлы
сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты матур
тормыш -
Безнең сиңа әйтер теләкләр!
Изге теләкләр белән кодагыең Разия Әюпова гаиләсе белән.
Просмотров: 1311