Бу ял санатория төсле булды…

Ua6QDgaE31IБез, бертөркем хатын-кызлар, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегенә 2021 елның икенче заездына йөредек.

Безне, бу бүлеккә беренче мәртәбә аяк басучыларны, хезмәткәрләр елмаеп каршы алдылар, төрле чараларда катнаштырдылар, умартачылар Гыйлметдинова Миңлегөл, Әхмәтгалиев Илшат белән кызыклы очрашу оештырдылар. Авылыбызның бердәнбер баянда уйнаучы хатын-кызы — Гөлия Галиевна кунакка килеп, матур җырлар җырлатты. Музейга да алып бардылар, китапханәгә дә кердек, анда Әлфирә Габделхаковна сугышта катнашкан авылдашларыбыз турындагы материаллар белән таныштырды. Уңган-булган авылдашларыбызның кул эшләре күргәзмәсен дә рәхәтләнеп карадык. Чернобыльда катнашкан Вәлиәхмәтов Тәвриз хөрмәтенә багышланган кургәзмә дә, кичә дә куңелләрне тетрәндерде.

Авылыбызда социаль реабилитация бүлеге булуы бик яхшы, безгә бу ял санатория төсле булды.
Көннәребез сизелми дә тиз үтеп китте. Хезмәткәрләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын, эшләрегездә уңышлар теләп калабыз, һәрвакыт шундый бердәм, тату, шәфкатьле, изге кунелле булып калыгыз. Кабат очрашулар насыйп булсын. Барыгызга да рәхмәтле булып, изге теләкләрдә калабыз.

cvyf7zcKIek MdwCeMbjSGA QhSZ2cLKdT4 QmOsY3FdI68 Ua6QDgaE31I

Рита ФӘТТАХОВА, Фәридә МИНГАҖЕВА, Фәридә ГЫЙЛӘҖЕВА, Җәмилә ХӘЛИЛОВА, Раилә, Сөмбелә, Венера КАЮМОВАЛАР, Зәмзәмия ВАФИНА, Зөмфира ГАЛИМУЛЛИНА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 910

Комментирование запрещено