Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Шенталы районыныда ярышлар узды. 1 май көнне район үзәгендә урнашкан «Кодр» стадионы спорт сөючеләрне үзенә җыйды.
Мондый ярышларны без сагынып беттек, шуңа күрә баласы-чагасы, карты-яше - бөтенесе шыбырдашып җыелдылар. Башта тантаналы рәвештә узган елга нәтиҗә ясадылар, ГТО билгеләрен тапшырдылар, аннары ярышлар башланды.
Мин үзем 100метрга йөгереп, 2 урын алдым. Эстафетада, кискен ярышта Шәйхетдинов Руслан, Юнусов Сабир, Вәлиева Камилә, Никитина Милена 3 урынга лаек булдылар.
Иң зур уңышка физкультура укытучыбыз Рөстәм абый Нуртдинов иреште: үз яшьтәшләре арасында 60 метрга йөгерүдә аңа тиңнәр булмады, 800 метрлы дистанциядә финишка өченче булып килеп керде.
Шулай ук авылдашларыбыз Галәүтдинов Рөстәм абый 100 һәм 800 метрга йөгерүдә — 2 һәм 3 урыннар, Сатдаров Илфат абый 800 метрга йөгерүдә 2 урын алдылар.
Шулай итеп денислеләр бу ярышларда 10 медаль яуладылар! Гомумән, ярышларда җиңелүчеләр булмый да, чөнки бөтен кеше үзенең ялкаулыгын җиңә, яшәү көчен арттыра.
Просмотров: 722