Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз ханым вафат

img_20191128_122726Озакка сузылган каты авырудан соң күренекле музыка белгече Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт вафат. Аңа май аенда 85 яшь тулган булыр иде.

Йолдыз Исәнбәт — татар музыкасы тарихына багышланган фәнни хезмәтләр авторы. Танылган язучы, галим Нәкый Исәнбәтнең кызы.
Йолдыз Исәнбәт 1936 елның 30 маенда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясенең теория-композиторлык факультетын тәмамлаган. Сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертациясен «Муса Җәлил һәм татар музыкасы» темасына яклый.

1962-1994 елларда Казан дәүләт консерваториясендә музыка тарихы дәресләре алып бара, музыка теориясе һәм татар музыкасы кафедралары белән җитәкчелек итә.

Йолдыз Исәнбәт «Бөекләр эзеннән» сәхифәсе өчен әтисе турында истәлекләре белән бүлешкән иде. Тик камерага төшүдән баш тартты. Халык мине матур килеш исендә калдырсын диде.
Мәрхүмә Казанның Иске татар бистәсе зиратында җирләнәчәк.

vatantat.ru

Просмотров: 896

Комментирование запрещено