Иске Ярмәк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Роза ханым Мостафиева узган ел коронавирус белән чирләгән. “Бик озакка — ярты елга сузылган авырудан терелсәм, туган авылыма кайтып авыз ачтырам”, - дигән уй килә аңа һәм 4 майда авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрә.
“Коронавирусны бик авыр кичердем. Антибиотиклар эчә-эчә, ашказаныма да зыян килде. Гомумән, коронавирус — бик хәйләкәр чир, ул бөергә, йөрәккә һәм башка органнарга да зыян сала”, - дип сөйли Роза ханым. Бер күрешү — бер гомер дип, исән чакта күрешик, якыннарыбыз рухына Коръән аять-сүрәләре укытыйк, дигән теләктә кала ул.
Шулай туган авылын, авылдашларын якын күргәнгә, без аңа бик рәхмәтлебез, киләчәктә үзенә исәнлек-саулык теләп калабыз.
Авылдашлары исеменнән Зәлифә Һәм Нәгыймулла ГӘРӘЕВЛАР гаиләсе.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1106