Бер очрашу

IMG-a67b5390100b5400c5087cd8c5552515-V76 ел вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы михнәтләре онытылмый, ветераннар күңе­лендә тирән яра булып әле дә әрни. Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Бу көннәрдә без сугыш кырларында ятып калган туганнарыбызны, як­таш­ларыбызны олы их­ти­рам белән искә алып, батыр­лык­лары алдында баш иябез. Әмма газета укучыларыбыз игъ­тибарына бүген тәкъдим ите­ләчәк хикәябез моңсу түгел, хәтта күңелле дә.

…Орск шәһәренең ятимнәр йортында үскән Мөхтәр Әю­повны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Сугыш ахырына кадәр пулялар астында йөргән сержант Әюпов туган шәһәренә исән-сау әйләнеп кайта. Бераздан ул, Куйбышев өлкәсенең Кызылсу авылыннан килгән Миннегаләм исемле кыз белән танышып, гаилә корып җибәрә һәм, озак та үтмәстән, хатынының туган якларына, Дубовая Роща авылына күчеп киләләр. Аларның ике кызлары, биш малайлары туа. Мөхтәр абзый мал-туар асрап, Куйбышевның “Крытый рынок” базарында ит сатып көн күрә.

– Бу көнне әти белән базарга мин дә бардым, — дип искә ала олы кызы Фаизә. — Сату эшен җайлап җибәргәч, әти, мин бераз әйләнеп киләм әле, дип китеп барды. Күпме вакыт узгандыр, хәтерләмим. Берзаман халык чабыша башлады, ниндидер тавыш, гауга… Күршемнән тауарымны карап торырга соралдым да, тавыш килгән якка йөгердем. Чөнки беразга гына дип киткән әтием әйләнеп кайтмаган иде, ул-бу хәл булмаганмы дип курыктым. Халык шаулашкан урынга барып җитсәм, ни күзем белән күрим – әти түгәрәк уртасында! Аны ниндидер таныш булмаган кешеләр уратып алганнар. Мин бер мәлгә куркып калдым, тик аларның кочаклашуларын, көлешә-көлешә нидер сөйләшкәнен күргәч, тынычландым. Шаккатып карап торганымны күреп алган әтием, мине дәшеп алды да янәшәсендә басып торган кеше белән таныштырды. Алар бик озак сөйләштеләр…

Ниһаять, эш көне тә­мамланды, һәм без әти белән өйгә кайтырга чыктык. Шулвакыт ул миңа бүгенге хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Сату рәтләре арасыннан узганда аңа таныш тавыш ишетелгән булып тоела. Җи­ләк-җимеш, яшелчә сатып торучы бер ир-атка игътибар белән карый, фронтта бергә сугышкан дустымы, юкмы дип, шикләнеп тора. Шулчак азәрбайҗан да аңа игътибар итә, һәм алар, бер-берсен танып, шатлыкларыннан кычкырып җибәрәләр, кочаклашырга тотыналар. Бу сатучы чыннан да әтиебезнең сугышчан дусты булып чыга.

Әти белән дустының күрешү шатлыгын күргән башка сатучылар да килеп кушыла, шау-шу куба. Тавышка, бер-бер хәл булганмы дип, милиция хезмәткәрләре дә килеп җитә…

Шушы иптәше белән әти­е­без тагын берничә тапкыр оч­раштылар, күпмедер вакыт элемтәдә тордылар. Кызганычка, әлеге абзыйның исеме хәтердә калмаган. Ә әтиебез сугыш турында сөйләргә ярат­мады. Сораша башласаң, күз­ләренә яшьләр килә, тавышы калтырый иде. Шулай итеп, без аның сугыш юллары турында белмичә калдык, — дип тәмамлады хикәясен Фаизә апа.

Аның хатирәләрен тыңла­ган­да, Клара Булатованың шигъ­ри юллары исемә төште:

Үткәннәрнең күбе
                         онытылса да,
Төзәлсә дә илем ярадан,
Җуелмаслык эзләр
                          сакланалар…
Юк, килмәсен ул чор яңадан!

IMG-a67b5390100b5400c5087cd8c5552515-VIMG-a4651ca648ffeff5224d23e71a2f82dd-V

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1098

Комментирование запрещено