Надеждино авылының өметле мәчете

20210416_125905Надеждино авылының тарихы күптән килә. Әби-патша Екатерина Идел буендагы буш җирләрне герман халкына биргәч, Александрталь дип аталган немец авылы барлыкка килгән. Безнең районда гына да шундый авыллар күп булган — Мариинталь, Визинталь, Анфанг, Шентала һәм башкалар. Герман кешеләренә җир эшкәртү, мал үрчетү өчен эшчеләр кирәккәч, якын-тирәдәге халык аларга эшкә килә һәм шунда кала да. Араларында рус, чуваш, мордва һәм татарлар да булганлыктан, авыл күпмилләтле булып китә. Надеждино исеме белән ул сугыштан соң, немецлар туган якларына китеп беткәч кенә, атала башлый.  Хәтта озак еллар ике исем белән йөри.

Вакыт узган саен авыл зурая бара. Чәчәк аткан вакыты 1970 — 1990 елларга туры килә. Авылның озынлыгы, халык әйтүенчә, Кондырча елгасы буйлап 7 километрга сузылган. Яңа йортлар төзелә, берничә параллель урамнар барлыкка килә. Урта мәктәпне тәмамлаган егетләр-кызлар турыга авылдагы 68 санлы авыл хуҗалыгы училищесына кереп укыйлар, һөнәр алгач, колхозда калалар. 

Кызганыч ки, 1990 елларда шундый уңышлы эшләп килгән төзек һәм матур авыл тарала башлый. Халык азая, өйләрнең күбесе диярлек буш кала, болыннарда йөргән 550 — 600 баш сыерлы 3 көтү булган булса, бүген бөтен авылга 50 — 60 баш сыер бар. Яшьләрнең күбесе читкә китә…

Бүгенге көндә авылыбызда татарлар 20 — 25 процент тәшкил итә. Динне алар бик авыр вакытларда да тотканнар. Намазларны өйләрендә укыганнар, җомга намазларын бе­рәр кеше йортында үткәргән­нәр. Дингә ирек бирелгәч, 1996 ел башында, татарлар мәчет сала башлыйлар һәм инде 1997 елның җәендә мәчеттә беренче намаз укыла.

Ул вакыттагы колхоз җи­тәкчесе Геннадий Васильевич Инкин бу изге эштә бик күп яр­дәм итә. Авыл администрациясе урман делянкасы бүлеп бирә, трактор, машиналар, техника, кирпеч, калай белән, хәтта кадагына кадәр тәэмин итә. Кирәк чакта төзүчеләрне эштән дә җибәрә.

Ә шулай да мәчет төзелеше башлыча халык көче белән алып барыла. Башлап йөрүчесе Ислам Миннафа улы Хөсәенов (2011 елда вафат, урыны оҗмахта булсын) була. Әйтергә кирәк, мәчет төзелешендә Надеждино авылының яше-карты, төрле милләт кешеләре һәм читтә яшәүче авылдашларыбыз да ярдәм итәләр. Мәчет өчен урын берсүзсез бирелә, проект-документация ясала. Төзелеш җитәкчесе — Ислам Хөсәенов, беренче ярдәмчесе — Тәлгать Мөхәммәтов булалар. Шулай ук  Закир Нургалиев, Мәсхүт Мингалиев, Миневәли Әхмәтҗанов, Сөләйман Абдрахманов, Рәис Сафин, Габделбари Сафин, Марс Гайфуллин, Габделбари Ибраһимов, Миннафа Хәйбуллов, Вазыйх Габбазов, Моттахар Локманов, Миневәли Мөхәммәтов, Ибраһим Хәкимов, Абдулла Сафин, Миневәли Нәҗипов,  Мотыйгулла Туктаров, Хәлим Мө­хәммәтшин, Солтан Сө­ләй­манов, Әхмәт Мингалиев, Нурхәмәт Моталлапов, Әсхәт Хәкимов, Вазыйх Фәткуллов һәм башка авылдашларыбыз көче, вакыты белән санлашмыйча, эшне төпле итеп алып баралар. Хатын-кызлар да читтә калмый: Тәлгать Мө­хәммәтовның әнисе Шәрзада апа, Әлфия Ибраһимова, Нурия Мөхәммәтова, ашын-чәен әзерләп, эшчеләрне ашатып торалар. Эш белән дә, акчалата да ярдәм итүчеләрнең исемнәрен төшереп калдырган булсам, үпкәләмәгез, гафу итегез, барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын иде. Мәчет салу — иң изге эшләрнең берсе. Шул исемлектәге авыл­дашларыбызның күбесе вафат булды инде. Аллаһы Тәгалә барысына да ахыргы урыннарын оҗмахтан иреш­терсә иде. Тагын бер тапкыр Аллаһының рәхмәте булсын дип телибез һәм шулай ук Надеждино авылы һәм бөтен өлкә халкына бик зур рәхмәт белдерәбез.

Авылда  динебезгә хезмәт иткән ун имам-хатыйбның исем­нәре билгеле — Хәсәнгата Бадыйгин, Шакир Ваһитов, Харис Шаһиәхмәтов, Зәйдулла Йосыпов, Сәхаб Кыямов, Закир Нургалиев, Габбас Харисов, Мәсхүт Мингалиев, Габдулла Йосыпов һәм Миневәли Әхмәтҗанов хәзрәтләр. Алар­ның күбесе бик авыр вакытларда да шушы вазифаны алып барганнар, барысының да урыннары җәннәттә булсын, исемнәре халык күңелендә сак­лансын иде.

Бүгенге көнгә килгәндә, 2010 елдан бирле мәчет советы рәисе һәм имам-хатыйб ва­зифасын мин — Мәсхүт Кыямов, мөәзин вазифасын Наил Фәйрушин башкарабыз. Мәчеттә һәм зиратта На­ил Фәйрушин, Ислам Ша­һи­әх­мәтов, Рәис Сафин, Камил Абдрахманов, Марс Гайфуллин, Тәлгать Хәйбуллов, Шамил Хөснетдинов, Гайсә Хәсәнов, Ринат Хәнәфиев, Минзәки Нургалиев, Гайсә Хәбиров, Вазыйх Феткуллов һәм хатыны Хә­лимә күп эшлиләр. Равил Йо­сыпов, мәчет төзелеп беткәч, чыр­шылар кайтарып утырткан иде. Бүген алар мәчетебезнең матурлыгын ассызыклап то­ра­лар. Котдус Кыяметдинов мәчет машинасын карый-майлый, шимбә өмәләрендә Фәрид Ханнанов, Җәмил Сөл­әй­манов, Равил Шаһиахмәтов, Илһам Хөсәенов, Гомәр Моталлапов, Әхмәтмөнир һәм Камил Ва­һитовлар, Самарадан Якуб Фәт­хетдинов, Гомәр Хәбиров, Фидрат Абдрахманов актив катнашалар.

Зур рәхмәтебезне Кошки районының ул вакыттагы башлыгы Виктор Николаевич Титовка җиткерергә телим. Ул безнең гозер буенча зиратка кадәр юл салдыртты, шулай ук 2016 елда ясалган ремонт вакытында акчалата ярдәм итте. Авыл башлык­лары да кирәк вакытта булышырга тырышалар.

Надеждино мәктәбе директоры Александра Ивановна Романова белән дә мөнәсәбәтләребез әйбәт. Татар теле классы ачу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткәч, ул балаларга анкета тутырырга тәкъдим итте. 26 укучының 70 проценты татар теле өчен тавыш бирде һәм берсүзсез татар классы ачылды.

Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллинга, безгә теләктәшлек күрсәткән Рифкать Хуҗинга, Якуб Абдулловка, Ильяс Шәкүровка, Исмәгыйль Латыйповка һәм башка дусларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Надеждино мәчете мәхәллә советы исеменнән имам-хатыйб Мәсхүт КЫЯМОВ.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1059

Комментирование запрещено