Кеше дөньяга яшәр, дөнья көтәр, кешелек дөньясын дәвам итәр өчен килә… Тормышның ачысы - әҗәл дигән әфәтләре дә бар бит әле. Бер Аллаһы Тәгалә генә кемгә күпме гомер бирелгәнен белә. Шуңа күрә дә борынгылар болай дигән: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Бик дөрес сүзләр, минемчә…
Зиратыбызда безнең якын кешеләребез җирләнгән. Шуны күздә тотып, һәр яз саен мәңгелек йортны чистарту өчен өмәләр җыябыз. 2 майда да Яңа Ярмәк авылы зиратына халык җыелды. Читать полностью