Игелекле эшебез дәвамлы булсын…

?????Кеше дөньяга яшәр, дөнья көтәр, кешелек дөньясын дәвам итәр өчен килә… Тормышның ачысы - әҗәл дигән әфәтләре дә бар бит әле. Бер Аллаһы Тәгалә генә кемгә күпме гомер бирелгәнен белә. Шуңа күрә дә борынгылар болай дигән: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Бик дөрес сүзләр, минемчә…

Зиратыбызда безнең якын кешеләребез җирләнгән. Шуны күздә тотып, һәр яз саен мәңгелек йортны чистарту өчен өмәләр җыябыз. 2 майда да Яңа Ярмәк авылы зиратына халык җыелды.

Авылдашларның кайсысы — сәнәк, кайсысы тырма белән килгәннәр. Ир-егетләр пычкылар, балталар белән эшкә чыкканнар.

Һәркем үзенең туганнарының каберләрен дә чистартты. Өмә гөрләп торды.

Рәфис Габидуллин​ белән Салават Җәләев тракторлары белән булыштылар. Кискән агачларны, җыелган чүпләрне төяп, түктеләр.

?????????? ????? ????? ?????

Хөрмәтле авылдашлар! Тагын, тагын да шундый өмәләр оештырып, бердәм булып, изге эшләребезне дәвам итик.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

* * *

Икенче майда туган авылыбызның зиратын чистарту буенча өмә оештырылды. Утызга якын кеше иртәдән алып өйлә намазы җиткәнче эшләде. Барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!

Көзен тагын җыелырбыз, зиратны тәртипкә китерү буенча өмә уздырырбыз, Аллаһы теләсә. Хөрмәтле авылдашлар, шәһәрләрдә яшәүче балалар, туганнар! Чарабызда катнашырга тырышыгыз инде, әрвахларыбыз каршындагы изге бурычыбызны бергә үтик.

Яңа Ярмәк авылы мәхәлләсе.

 Камышлы районы.

Просмотров: 846

Комментирование запрещено