Хөрмәтле авылдаш ир-атлар, шәһәрләрдә яшәүче ул-егетләр, ир-туганнар! Сезне 15 майда Елховка районының Тупли авылы зиратында үтәчәк өмәдә катнашырга чакырабыз. Газиз ата-аналары, әби-бабалары, якыннары биредә җирләнгән һәркайсыбыз чарада катнашыйк, әрвахларыбыз каршындагы изге бурычыбызны үтик. Өмә иртәнге сәгать 8:00дә башлана.
Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең. Эш кораллары алып килегез.
Инициатив төркем.
Тупли авылы, Елховка районы.
Просмотров: 956