Олы ихтирам белән ветераннарны искә алдык…

IMG-20210509-WA0116

Бүгенге көнгә Яңа Ярмәк авылында Бөек Ватан сугышында катнашучы юк инде…

9нчы май… Җиңү көне… Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.

​Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы гына да 27 миллионнан артык кешесен югалтты. Шул исәптән 4-5 миллион чамасы милләттәшләребез һәлак булган.

​Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

​​Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

«Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», дип китсәләр дә,​ ​ 98 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан​ бер ветеран да юк инде. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

9 майда Яңа Ярмәк авылында да, һәйкәл янында, митинг оештырылды. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алдык. Митингта Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдинович, авылыбызның ветеран укытучысы Ринат абый Нуриев, күп еллар китапханәче булып эшләгән Габидуллина Халидә апа, авылыбызның депутаты Зәйдуллин Эдуард чыгышлар ясадылар. Укучы балалар белән берлектә оештырган чарада ветераннарга атап​ шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Үлгәннәр хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куелды, бер минутка тынлык урнашты.

Бөек җиңүгә — 76 ел, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

​Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!

?????????? ????? IMG_20210509_103441 IMG_20210509_105246 IMG-20210509-WA0023 IMG-20210509-WA0116

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 784

Комментирование запрещено