Татарский мир скорбит по погибшим в казанской школе № 175…/ Бөтен дөнья татарлары кайгы уртаклаша…

scale_1200Вчера в казанской школе № 175 произошла страшная трагедия – в учебном заведении устроили стрельбу. По словам Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова, в результате погибли семеро детей, все учащиеся восьмого класса: четыре мальчика и три девочки. Кроме этого, погиб один из учителей, а также сотрудник школы. В детской клинической больнице находятся 18 детей, некоторые из них с огнестрельными ранениями. Врачи делают все возможное для их выздоровления.

На имя родных и близких погибших со всего мира приходят письма с соболезнованиями. Татарские общественные организации Беларуси, Казахстана, Эстонии, Киргизии, Израиля, Турции, Таджикистана, а также Калининградской, Тюменской, Ленинградской, Сахалинской областей, Республики Башкортостан и Краснодарского края выражают глубокие соболезнования родным и близким жертв трагедии.

Национальный совет Всемирного конгресса татар выражает глубокие соболезнования семьям погибших детей и работникам школьного коллектива и желает скорейшего выздоровления пострадавшим.

tatar-congress.org

***

Кичә Казанның 175нче номерлы мәктәбендә коточкыч фаҗига булды – мәктәптә атыш оештырганнар. Моңа кадәр билгеле булганча, мәктәптә 8 кеше һәлак булган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын бер кешене югалттык, дип хәбәр итте.

Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы да әлеге фаҗигадә һәлак булган сабыйларның һәм мәктәп коллективы хезмәткәрләре гаиләләренең авыр кайгысын уртаклаша, яраланып хастаханәдә ятучыларга тиз арада терелеп чыгуларын тели.

Бөтендөнья татар конгрессына дөньяның төрле почмакларындагы милләттәшләребездән кайгынамәләр килә. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Израиль, Төркия, Таҗикстандагы татар оешмалары, шулай ук Россиянең Төмән, Калининград, Ленинград, Волгоград, Сахалин өлкәләреБашкортстан Республикасы, Краснодар краендагы милләттәшләребез уртаклаша.

tatar-congress.org

Просмотров: 934

Комментирование запрещено