Кләүлебез өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын!

scsEcAYFrxsКляүле станциясендә татарлар бик аз яшәсә дә, динебезне күәтләп мәчетебез эшләп тора. Авыр пандемия вакытларында да гыйбадәт йортыбыз ябылмады. Биредә матур итеп җомга намазлары, гает бәйрәмнәре үткәрелеп тора.  Моның өчен имамыбыз Ризатдинов Нурсахи Набиулла улына, аның хәләл җефете -  мәчетебезнең хисапчысы Лира Канафовнага, имамыбызның барлык ярдәмчеләренә, шул исәптән Нуртдинов Халит әфәнде Касыйм улына, рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән кире кайтсын, Кләүлебез өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын, иман нуры өстәлеп торсын.

Рамазан аенда станциябездә яшәүче дин кардәшләребез тәравих намазларына йөрделәр. Бергәләп, егермеләп дин кардәшләребез, мәчетебездә ифтар мәҗлесе дә үткәрдек. Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр, балалар да бар иде. 

Һәммәсенә дә — Мәдинә Сөләймановага, Хәлиулла, Ракия Фәйзуллиналарга, Хәлимә апа Яруллинага, Рәис Шарафутдиновка, Фәвзиягә, Рамилә Газизовага, Кәрим Мотыйгуллинга, Фәрит, Рәшидә Әхмәтовларга, Гөлсинә Вафинага, Айгөл Сөләймановага, Илмира, Гүзәл, Кәрим Газизовларга -  шулай бердәм булганыбыз өчен, Аллаһының рәхмәтләре яусын. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, ә гыйбадәт йортыбызга килүчеләр тагын да күбәйсен иде, дигән теләктә калам!

Барлык дин кардәшләремне дә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – изге Ураза гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, якыннарыбызның исән-имин, дөньяның тыныч, күкләребезнең аяз булуын, хәләл ризыклар, куанычлар, уңышлар, иманга өнди торган дуслар насыйп итсен! Барча мактауларыбыз да Аңа булсын! Ике дөньяның рәхәтен күреп, һәрбер көнгә сөенеп, бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп итсен Раббыбыз! 

scsEcAYFrxs WlKsTWudtiI 2NWCHeKLpkY

68ZCASwtt6oКләүле станциясендә яшәүче, мәчеткә йөрүче Сәмига ӘСӘДУЛЛИНА.

Просмотров: 998

Комментирование запрещено