Эльвира Игнатьеваның укучыларга әйткән соңгы сүзе: «Балалар, сакланыгыз!»

KSF02116Казанның 175 нче мәктәбендә Илназ Галәвиевның утлы коралына эләккән корбаннары арасында — 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева да бар. Укытучы һәм өч укучыны кичә Казанның Самосырово зиратында җирләделәр. 

«Самосырово» яңа мөселман зиратында Илзия Нәгыймуллина (2006 — 2021), Әмир Шәйхетдинов (2006 — 2021) һәм Дамир Гайнетдинов (2007 — 2021), иске «Самосырово» зиратында инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева (1994 — 2021) җирләнде.

«Үз нарасыеңны югалту ачысын дустыма да, дошманыма да теләмәс идем»

Без «Самосырово» зиратына килгәндә Илзия Нәгыймуллинаны җирлиләр иде. Халык күп, нарасыйның туганнары һәм якыннары җыелган. Кем янына барма, кая карама һәркемнең йөзләрендә мөлдерәмә тулы сагыш. Күз яшьләре дә калмаган, елау түгел, өнме бу, төшме дип аңышып җитмәгән төсле иде алар.

Илзия — Казан кызы, 14 яшен тутырып, паспорт алган гына булган. Туганнары сөйләвенчә, Нәгыймуллиннар үрнәк гаилә, балалары өчен тырышып яшәгәннәр. Илзия бу гаиләдә уртанчы бала булган:

— Мәхәббәттә туган, мәхәббәттә үскән балалар иде. Өч балалары бар иде, хәзер икәү калды. Өчесе дә шул мәктәптә укыды. Илзиянең абыйсы Ришат узган ел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, техникумга китте. Айзат исемле энеләре бар, — диде туганнары.

Илзиянең әтисе Рифат Нәгыймуллин кызын тыныч холыклы, тәрбияле, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыды, дип искә алды:

— Мәктәпне бетергәч, аш-су өлкәсенә китмәкче иде. Тортлар, төрле тәм-томнар әзерләргә яратты. Дус кызлары белән кино карарга, кафега бара иде, — диде ул.

«Җинаятьчегә нәрсә әйтер идегез?» — дигәч, әти кеше югалып калды.

— Аңа әйтер сүзем юк. Баламны мәктәпкә озатып калган идем. Шалтыратып әйткәч, күземә яшьләр килде. Үз нарасыеңны югалту ачысын дустыма да, дошманыма да теләмәс идем.

Мәктәптән кызымны алып чыкканда җан биргән булган инде. Пуля Илзиянең күкрәгенә эләккән.

Ул кеше үлем җәзасына лаек. Балаларның монда нинди катнашы бар иде соң? Утлы корал буенча законны катгыйлатсыннар иде, — диде Рифат Нәгыймуллин.

Алга таба «Самосырово» зиратында тагын ике баланы җирләделәр. Бер-бер артлы өч бала янәшә җирләнде. Балаларның янында булган тагын бер корбан — инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева. Ул иске «Самосырово» зиратында мөселман каберләре янында җирләнде.

Эльвираның укучыларга әйткән соңгы сүзе: «Балалар, сакланыгыз!»

Эльвира — татар кызы. Июльдә аңа 27 яшь тулырга тиеш булган. Биш ел инглиз теле укытучысы булып эшләгән яшь укытучы мәктәп коридорына тавышка чыга, бу вакытта җинаятьче аны күреп ала һәм шунда ук атып үтерә.

Эльвира Игнатьеваның абыйсы Тәлгать Гомәров аны «чибәр, көләч йөзле», — дип искә алды:

— Мәктәптә атыш булуы турында туганнарыбыздан белдек. Эльвира парта астына качып калгандыр дип өметләндек. Бертуган абыйсы Айнур моргка барып карагач, Эльвираның мәетен танып алды. Балалар өчен җанын биреп эшләгән кыз инде ул. Без биш бала үстек. Ул минем сеңлемнең кызы.

Ишек эчке яктан бикле булган. «Балалар, сакланыгыз!» — бу Эльвираның укучыларга әйткән соңгы сүзе. Беренче пуля аның башына эләгә, соңрак җинаятьче кабинетка үтеп кереп, калган балаларны атып үтерә.

Эльвира балаларны гәүдәсе белән каплый… Мин аның гамәлен батыр үлем дип әйтер идем. Күрәчәк бу, язмыш. Кеше дөньяга туганда маңгаенда язмышы язылып куелган була, диләр. Язмыштан качып котылып булмый. Аллаһы Тәгалә кешегә гомер һәм үлем бирә. Дөньяда үлемсез кеше юк.

Урыны оҗмахта булсын, шулай язган инде. Бер кеше дә кайчан үләсен әйтә алмый. Дөнья шулай яратылган.

«Укытучылар аны фәрештәгә тиңләде»

Эльвира Игнатьева шат күңелле кыз булган. Аның социаль челтәрләрендәге күп кенә фотоларында ул тормыш, бәхет яраткан эше, хәзерге вакытның әһәмияте турында сүзләр белән яза.

— Егете юк иде. Егет белән йөрергә вакыты булмады. Көне һәрчак мәктәптә балалар белән узды, — ди Тәлгать абый.

Эльвира КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын ике ел элек кызыл диплом белән тәмамлый. Алга таба да ул белемнәрне тирәнәйтү буенча курслар узган.

— 2018 елда ул «Ел укытучысы» бәйгесендә икенче урын эләкте, грант отты. Аны чит телләрнең иң яхшы укытучысы буларак әзерләделәр. Ул балаларны бик яратты. Баштан Казан педагогика көллиятендә, соңыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укыды.

Коллегалары аны фәрештә белән тиңләде. «Балалар да аны ярата, аңа тартыла иде», — диләр. Бик тырыш иде инде. Кайчан карама, өендә эш бүлмәсендә гел дәресләр әзерли, китаплар укып утыра иде.

Бертуган сеңлем Рәдифәләргә кунакка кайта иде. Мамадыш районы Көмеш Күл авылында җиләккә йөрдек, — диде Тәлгать абый.

Эльвира инглиз, гарәп, рус, татар телләрен яхшы белгән, моннан тыш спорт белән дә мавыккан — инстаграм битендә спорт залыннан фотографияләрен күрергә мөмкин. Яшь укытучы актив тормыш позициясе белән дә аерылып торган — ул «Үлемсез полк» йөрешендә үзенең туганы фотосурәтен тотып йөргән.

Балаларның һәм укытучыларның үлемендә кем гаепле?

— Минемчә, безнең илдә педагогик тәрбия юк, — дип дәвам итте фикерен Тәлгать абый. — Балалар бакчасыннан ук тәрбия бирелми. Фәннәр генә укытыла. Сәламәт яшәү рәвеше дә тиешле дәрәҗәдә аңлатылмый. Барысы да телевизор, интернетка төбәлгән. Болар бит балаларны боза.

Мин гомерем буе татар телендә белем алдым: баштан авыл мәктәбендә, аннан соң университетта. Безнең заманда тәрбия бөтенләй башкача иде. Белем дә, тәрбия дә бирелә иде. Хәзер мәктәпләрдә тәрбия турында уйламыйлар.

Мәктәптә каравылчы булмаган, вахта гына утырган. Хәзер Росгвардия кешесен утыртырлармы? Белмим. Әмма каравылчы кую турында карар булсын өчен кеше күпме кешенең һәлак булуы кирәк булды?! Бездә бит гел шулай: баштан дәлиллиләр, корбан булалар, аннан соң гына эшли башлыйлар.

«Җинаятьчегә Аллаһы Тәгалә җәзасын бирер»

— Утлы коралны алуга рөхсәт бирүне 18 яшьтән 21 яшькә үзгәртмәкче булалар. Гомумән, утлы коралны Россиядә сатудан тыйсыннар иде. Нәрсәгә кирәк ул? Туксанынчы елларда күбесе корал белән йөрде. Хәзер бит ничек яшәргә кирәклеген өйрәтмиләр.

Бу җинаятьчене «кеше» дип атарга телем дә алынмый. Балалар тугач ук смартфоннарда уйный башлый. Ә анда бар да бар: ничек асылынырга, үтерергә, шартлатырга һ.б. Бар мәгълүмат ачык. Бәла шунда! Бездә үлем җәзасы юк… Төрмәгә утырттың ни, утыртмадың ни — кеше үзгәрми. Әмма андый кешеләр озак яшәми. Аңа Аллаһы Тәгалә җәзасын бирер.

Искәртеп үтик, кичә 175 нче Казан гимназиясендә бүген атыш булды, берничә кеше һәлак. Республикада 12 май матәм көне дип игълан ителде.

Атучы кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган.

intertat.tatar

Просмотров: 1002

Комментирование запрещено